Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Авылдашым Мәгъсум абый

Туган авыл турында сөй­ләгәндә, гадәттә, аның күркәм, үрнәк һәм гыйбрәтле тормыш юлы үткән кешеләрен искә аласың.

Шулар арасында ил-көнгә танылган Мәгъсум абый Хуҗин исемле язучылар да булса, мактанмыйча һич кенә дә мөмкин түгел. Мәгъсум абый соңгы вакытта туган авылына бик сирәк кайтса да, гомере буе аңа ашкынып яшәде. "Балам, авылда ни хәлләр бар?" - дип сорашса, безгә дә Казан каласында рәхәтләнеп сөйләшер, тыңлар кеше бар иде. Соңгы тапкыр очрашканда, ул елга аша салынган яңа күперне күрәсе килүен әйтте. Тик авыл клубындагы үткәреләчәк очрашуга кайту һаман кичектерелеп килде. Әнә шулай без танылган авылдашыбызны хөрмәтләмичә дә, зурламыйча да калдык бугай, очрашу хакында сүз кузгаткач та, бик дулкынланды ул. Саллы хезмәтләре, җан җылыткыч хикәяләре белән дан казанган аксакал әдип авылдашларының зурлавыннан уңайсызланып та калды, ахрысы. Авылыбыз турында китапчык төзү уе белән бергәләп яндык без. Ни кызганыч, ул китапчык Мәгъсум абыйның вафатыннан соң бер ел үткәч басылды. Ул авылыбызда борынгы мәчетнең кабат тергезелүенә бәйле вакыйга уңаеннан уйланган иде. Моңа да Мәгъсум абый сөенгәндер дип уйлыйм.

Бу көннәрдә кулыма танылган хикәяләр остасы Мәгъсум абый Хуҗин турында язылган истәлек-хатирәләр китабы килеп керде. Язучы-шагыйрьләр тарафыннан әлеге басманың әзерләнүе хакында ишетеп белә идек инде. Каләмдәшләренең аңа шундый зур ихтирам күрсәтүләрен күреп тагы бер кат сөендек. Искиткеч шәп китап килеп чыккан. "Кеше күңеле - үзе бер кояш" хикәясе аша Мәгъсум абый туган авылы Тенекигә әдәби һәйкәл салса, бу китап яраткан әдибебезнең истәлегенә бюст куюга тиң булган. Китапның башыннан ахы­рына кадәр аның туган ягы - Тенеки авылы күренешләре белән бизәлеп баруы танылган хикәяченең күңел матурлыгын тасвирлый түгелме?! Гаҗәп бит, әлеге мәгълүм хикәясендә ул халкыбызның сөекле улы Тукайны Тенекигә алып кайта, көмешче-оста Нигъмәтҗан об­­разы аша көмешчелек ди­гән һөнәр белән таныштыра. "Әйе, Тенеки авылыннан, көмешчеләр авылыннан мин. Әйе, боларны үзем койдым-яса­дым. ...Шушы һөнәр белән көн итәбез. Ямьләнү әйберләре ясау һөнәрен җир иясе кешеләре дә белә. Алар кыш айларында гына, өязгә чыгып, көмеш эше белән йөриләр," дип яза әдип Тукайны көмешче карт белән таныштырганда. Аның әнә шулай һәрбер әсәреннән туган як җылысы килә. Алай гына да түгел, ул әсәрләрендә һәрбер кешене кендек каны тамган җирнең кадерен белергә, туган җирне олыларга өйрәтә. Мәгъсум абый Хуҗинның гомер мизгелләре, төрле редакцияләрдә эшләгән вакытлары, каләмдәшләре белән аралашуы бер җепкә тезелеп күз алдына килеп баса. Баксаң, аның бәяләп һәм сынап әйткән һәрбер сүзе безнең өчен бик кадерле булган икән бит. Китапны төзүче Ләбиб Лерон да яраткан остазы хакында җыентык әзерләргә, аның исемен әнә шулай мәңгеләштерергә күп­тән уй-теләкләре булуын әйтте. "Мәгъсум абый турында истәлекләрне бер туплап бирәсе килгән иде. Без бит исән чакта кешене кадерләп тә бетерә алмыйбыз. Кайбер бөек шәхесләребез күләгәдә дә кала. Мәгъсум абый миңа ышана иде, китап чыгарганда бер тапкыр төшемә дә кермәде. Риза булып калгандыр. Әдәбият мәйданында ул күпләребезне аталарча кайгыртып яшәде. Хатирәләр, чыннан да, бер-берсен тулыландырып килә", - дип сөйли китапны төзүче шагыйрь. Истәлекле җыентыкта хикәяче әдипне күп кенә язучылар, шагыйрьләр искә алган. Һәрберсенең Мәгъсум абыйга булган күңел җылысын язып бетереп тә булмас. Әмма аларның ихлас фикерләре, олпат әдипне сагынулары һәрбер язмада ачык күренә.

Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев