Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Айгөл канатланып кайткан

Россия студентлары көне уңаеннан «Волга» яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Махсус дәүләт стипендиясе стипендиатлары, федераль, округ яшьләр форумнарында катнашучылар, балалар һәм яшьләр оешмалары активы белән очрашуында Саба районы балалар думасы спикеры, Явлаштау урта мәктәбенең X сыйныф укучысы Айгөл Габделхакова катнашты.

Айгөл әлеге чарадан бик канатланып кайткан. "Мин районыбыздан республиканың балалар оешмасы советы утырышында катнаштым. Озак дәвам итмәсә дә, бик нәтиҗәле булды ул. Лаешта Рөстәм Миңнеханов катнашында яңа спорт комплексын ачу да җылы тәэсир калдырды. «Сез иң яхшы традицияләрне, ата-бабаларыбыз туплаган бай тәҗрибәне сеңдерергә тиеш. Телләр өйрәнегез, күнекмәләр туплагыз. Безнең уртак бурыч - Татарстанны киләчәктә дә тормыш дәрәҗәсе югары булган, алга киткән конкурент регион итү», - дип сөйләде Президент. Аннары активистлар "Балалар хокук белемнәре академиясе" проекты, Яшь граж­даннар форумының му­ни­ципаль, республика, бө­тен­россия этаплары, бренд ак­цияләре өчен яңа идеяләр тәкъдим иттеләр. Барыбыз да укучыларны канатландырганнары, файдалы чара оештырганнары өчен балалар оешмасы советына, кураторларга рәхмәт әйттек", - диде Айгөл Габделхакова.Саба районы балалар думасы спикеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X