Барыннан да бигрәк Гөлүсәнең позитивлыгы, елмаюлы карашы сокландырды [+фотолар]
Кайбер әниләр шундый инде: физик кимчелекләре булган балаларын ятлар күзенә күрсәтмәскә тырыша. Төрле чаралар вакытында инвалидлар янында булырга туры килгәндә алардан: "Газетага фотосы белән чыгара күрмәгез",- дигән сүзләрне дә ишетәсең.
Алан-Елга авылына барып Нәзировлар йортына кергәндә дә шундый уй кичергән идем. Әмма язмышы кыерсыткан Гөлүсә һәм аның әнисе Гөлфинур ханым безне бик ачык йөз белән каршы алдылар. Барыннан да бигрәк Гөлүсәнең позитивлыгы, елмаюлы карашы сокландырды. Һәр бүлмәсеннән яктылык бөркелгән бу йортка ялгыш кына кергәнбез, I төркем инвалид кыз үзебез белән алып килгән тотынып хәрәкәтләнү арбасына да мохтаж түгелдер кебек тоелды. Их, чыннан да, шулай булса иде дә бит...
Авыруының билгеләре тумыштан сизелсә дә, Гөлүсә мәктәпне үз аяклары белән йөреп тәмамлаган әле, уку алдынгысы булган. Соңга таба авырдан хәрәкәтләнә башлый, бүген инде аңа әнисе ярдәменнән башка торып басуы да кыен. Сүзләрне дә авырдан әйтә. Әмма Гөлүсә һич кенә төшенкелеккә бирелмәгән, тормышны яратучы, шат күңелле булып калган. Кешеләр белән интернет аша аралаша, социаль челтәрләрдә дуслары да күбәйгән. Китаплар укырга яратуын да әйтте. Шунысы кызганыч, үзенә яраклы күзлек булмагач, бу шөгыль аңа авырданрак бирелә.
Ул көнне район инвалидлар оешмасы рәисе Рәшит Кәбиров ветераннар советы җитәкчесе Расих Сабиров белән берлектә, тормышын бераз гына булса да җиңеләйтү өчен Гөлүсәгә махсус хәрәкәтләнү арбасы тапшырды. "Табиблар кирәк булса, безгә телефоннан элемтәгә чыгыгыз, ярдәм итәргә тырышырбыз",- диде Р.Сабиров һәм Нәзировларга шушы көннәрдә районга кайтырга тиешле коляскалы инвалидларны йөртү өчен махсус автомобиль хезмәтен дә тәкъдим итте. Гөлүсәнең ире сугыш ветераны булган әбисе өчен Сабада бирелгән фатирны күрәсе килә икән. Теләген тормышка ашыруда шушы автомобиль ярдәмгә килә алачак аңа.
Шунысын да әйтергә кирәк: ДЦП диагнозлы кызга тапшырылган җайланма хәйриячелек эше нәтиҗәсендә тупланган акчага алынган. Соңгы айларда инвалидлар оешмасы счетына (р/c 40703810600000000609) акча күчерүчеләр исемлегендә "Аубакиров", "Ибраһимов Н", "Әлфия Гаянова", "Сабирҗанов С.", "Мортазин.Н" шәхси предприятиеләре, Ләлә Гыймадиева, Ләйсән Шәрифуллина (оешмалар хезмәткәрләре исеменнән тапшырганнар), Альберт Гарипов, "Аш-су" җәмгыяте, Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе, "АПКБ "Татфондбанк" Казан" һәм башкалар бар. Шәмәрдән ашлык кабул итү предприятиесе, Илсөяр Дәүләтшина шәхси предприятиесе үзләрендә эшләүчеләрнең инвалид балаларына да булышлык иткәннәр, Марат Ибраһимов оешмага хисап бирүдә булышкан. Андыйлар күбрәк булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев