Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген районыбызда мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе кысаларында секция эшләре башланып китте [фоторепортаж]

Секция эшенең бер маршруты мәктәпкәчә белем бирү белгечләре, балалар бакчалары мөдирләре катнашында "Кыңгырау" балалар бакчасы эш-тәҗрибәсен өйрәнү смарт технологияле өстәл, такталарны тәкъдим итүдән башланды.

Балалар яңа технологияләрне тиз үзләштереп, вакытны күп сарыф итмичә, ялгышудан курыкмыйча, нәтиҗәгә ирешүләрен күрсәттеләр. Мәктәпкә әзерлек төркеменең "Космоска сәяхәт" , инглиз телендә сәхнәләштерелгән әкият күренеше конференция кунакларында зур кызыксыну уятты.

Балага кече яшьтән иҗадый зәвык тәрбиясе бирү юнәлешендә эшләүче "Шатлык" балалар бакчасында 4-5 яшьлекләр белән "Хайваннар дөньясында" дип аталган лего-конструкцияләү шөгыле күрсәтелде. Әлеге моторика эшчәнлеген арттырыру, логик фикерләү, тирән күзаллауга төп этәргеч булып торучы шөгыльне секция эшендә катнашучылар "афәрин" дип бәяләделәр.

"Троица-рус фольклор бәйрәме" дип аталган музыкаль күренеш халык иҗаты белән тирәнтен танышу, әхлакый тәрбия, тел күнекмәләрен яхшырту башка милләтләргә карата ихтирам хисләрен уятуга корылган. "Без әлеге күренешне дәрес дип түгел, чын мәгънәсендә бәйрәм дип кабул иттек. Ул рус телле балалар бакчасы югарылыгында үтте. Гомумән, федераль таләпләр тормышка ашырылганда башка төбәкләр тәҗрибәсен уртаклашу бик әһәмиятле, биредәге эшчәнлектә форма белән эчтәлекнең тәңгәл килүе безне сокландырды", -- ди Зәй шәһәренең "Алтынчәч" балалар бакчасы мөдире Ләйлә Мостафина. "Без булган "Кыңгырау" һәм "Шатлык" балалар бакчасының һәр икесендә дә эшкә үрнәк итеп алырлык алдынгы тәҗрибәләр күп булды.Матди-техник базаның нык булуы да иң беренче күзгә ташлана. Минем аңлавымча, ике балалар бакчасы бер-берсен кабатламый. "Шатлык"та милли үзенчәлекләргә, эстетик тәрбиягә ныклы игътибар бирелсә, "Кыңгырау"да заманча технологияләргә басым ясала. Бу хезмәтләрнең еллар буе тупланган, нигезгә салынган система буенча алып барылуы күренеп тора",-- ди Балтачның "Каенкай" балалар бакчасы мөдире Роза Шәмсетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев