Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бөтендөнья татар конгрессына - 30 ел

Үткән атнада татар дөньясы өчен зур вакыйга – Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды булып үтте. “Казан Экспо” күргәзмәләр залында узган съездда Россиянең 76 төбәгеннән, якын һәм ерак көнчыгышның 35 иленнән 1500 дән артык делегат катнашты. Дүрт көн барган Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган әлеге чарада милләттәшләребез “Иске татар бистәсе”ндә, Изге Болгар тарихи – архитектура музей тыюлыгында булып, ата-бабаларыбызның үткәне белән таныштылар.

“Казан Экспо” халыкара­ күргәзмәләр үзәгендә конгрессның 30 еллыгына багышланган күргәзмә 7 төркемгә бүленеп, дискуссия мәй­данчыклары эшләде. Мәй­данчыкларның бер­сендә “Милли үзаңны тәрбияләүдә шәҗәрәнең әһәмияте, гаиләнең, балалар бакчасы һәм мәгариф системасының роле” турында Олы Шыңар авыл җирлегеннән Ахунҗановлар нәселе чыгышлары уңай бәяләнде. Съезд эшендә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Татар конгрессының Саба районы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Исмәгыйлов, «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Ләйсән Билалова катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев