Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бәяләр арта– элеккесе дә көчендә әле

Без газета укучыларны Россия почтасы 2015 елның икенче яртысына почта хезмәте өчен матбугат басмаларына бәяләрне арттырырга җыенуы турында кисәтеп куйган идек.

Ниһаять, "Саба таңнары"на язылу бәясе билгеле булды: 534 сум. Шуның 297 сум 96 тиене почта хезмәте өчен. Шулай итеп, район газетасына язылу бәяләре 90 сумга арта. Бер караганда, бөтен нәрсәгә бәяләр артып торганда 90 сум да әллә ни күп кебек түгел. Бу акчага бер кило әфлисун гына сатып алып була хәзер. Сез аны 2-3 көндә ашап та бетерәсез. Ә район гәзите ярты ел буе атнага ике тапкыр өегезгә килеп торачак. Аның җомга санындагы "Атна вакыйгалары" кушымтасы аша республика хәбәрләре белән дә танышып барачаксыз.

Ә шулай да әле абунә­челәребезгә "Саба таң­на­ры"на 31 мартка кадәр элекке бәядән, ягъни 444 сумнан язылып калу мөмкинлеге бар. Хәзер үк, вакыт-җай табып, почта элем­­тәсе бү­лекчәләренә ашы­гыгыз һәм шул бәягә язылыгыз.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев