Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Чәчәкләр арасында кебек хис итәм“ [+фоторепортаж]

Саба урман хуҗалыгында югары күрсәткечләргә ирешеп эшли дә, хезмәт алдынгыларын хөрмәтли дә беләләр. Моны узган җомгада 2015 ел йомгакларына багышланган слет та ачык күрсәтте.

Урман хуҗалыгы директоры Васил Гыйззәтуллин үзенең чыгышында әйткәнчә, коллектив хисап чорын үсеш белән тәмамлаган. Аерым алганда, дәүләт урман фондында 120 гектарда, шулай ук ерганаклы текә тау битләрендә 1347 гектарда агач утыртылды. Барлыгы 122 мең кубометр агач кисеп чыгарылган, 437 миллион сумлык товар җитештерелгән.

"Елны ничек башласаң шулай төгәлләрсең, диләр. Инде 2016ның да өч ае узып бара. Бу чорда агач орлыклары җыйналды, ахыргы теплицага орлык чәчүне төгәлләп киләбез, 43 мең кубометр агач киселде. Кыскасы, урман хуҗалыгында нинди генә үзгәрешләр, яңалыклар булмасын, Нургали Миңнехан улы ничек өйрәтеп калдырды, без шул юлдан зур адымнар белән алга атлыйбыз",- дип сөйләде директор. Слетта катнашучылар легендар урманчыны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев