Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Гасыр кичкән Тенеки һәм Сатыш авылы акъәбиләре озын гомернең серен нужа күреп үсүдә һәм җиләк-җимеш ашауда күрә [+фоторепортаж]

23 гыйнварда Тенекидә яшәүче Вазифа Галиева бик сирәкләр бәхетенә тия торган бер гасырлык бәйрәмен - 100 яшен тутырды. Йөзьяшәр әбине юбилее белән котларга өй тутырып балалары, оныклары җыйналды.

Берничә ел элек әби күрү бәхетеннән мәхрүм калса да, дөнья матурлыгын, тормыш бөтенлеген күңел күзе аша кичереп яши. "Дөньяның җәннәтендә яшим, улларым - алтын багана, кызларым- йөзек кашы", - ди Вазифа әби. Озак яшәвенең серен дә нужа күрә-күрә организм ныгуында күрә.

"Орчык кадәр генә булсам да урманын да кистек, окоп та кызыдык, вагон да төядек, 21нче елгы ачлык михнәтләрен дә күрдек, күрмәгән калмады", - ди ул авыр сулап. 1943 елда сугыштан бер аяксыз кайткан Галимҗан белән гаилә коралар. Балалары - Тайфә, Мәфтуха, Муллаян туа. Олы кызы Тайфә 43 яшендә хуҗалыкларында чыккан янгында вафат була. 2009 елда төп йортта яшәүче Муллаян абый да каты авырып үлә. Бүген исән-сау кызы Мәфтуха Теләче районы Балыклы авылында яши.

Йөзьяшәр әбине бер гасырлык бәйрәме белән Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләп, Россия Президенты В.Путинның һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнехановның Котлавын, бүләкләр тапшырды. "Сезнең буынның тырышлыгы нәтиҗәсендә шундый тормышларга ирешкәнбез, инде үзегез игелеген күрегез", - диде район башлыгы. Шулай ук юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин, Юлбат җирлеге башлыгы Талип Шәмсиев, Юлбат авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Илфат Мөхәммәтов котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. "Мине зурлаганыгыз өчен Аллаһ үзегезне зурласын, икмәкне мул, түбәләрне нык кылсын",- дип кат-кат теләде гасыр кичкән әби. Бүген алар бер йортта дүрт буын вәкиле - 37 ел дус-тату гомер кичергән килене Гөлфия, оныгы Марат гаиләсе, оныкчыклар яши.

Яктылык кояш янында, яхшылык ана янында, ди халкыбыз. Кызы Мәфтуха, үзенә дә 67 яшь булса да, һаман әнисе җылысына тартылып, аның барлыгына куанып яшәве хакында сөйли. "Үскәндә әни янында иркәләнеп ятарга вакыт тимәде, әни гел эштә булды, әти бер аяксыз булгач, төннәр буе сызлана, әнинең керфек какмый уздырган төннәре күп булды, әнинең бар рәхәте картлыгына калган", -ди Мәфтуха апа. Мондый бәхет бөтен кеше өлешенә дә тими. Юкка гына картлыгың хәерле, имин булсын дип теләмиләрдер.

***

"80 яшьтә бик яшь булганмын әле, 90 да да ярый иде, 95 яшь үзен сиздерә башлады, шуңа да сезне аягүрә каршылый алмадым ", - ди 22 гыйнварда 95 яшен тутырган, Сатыш авылында яшәүче Һаҗәр әби Гыйльмиева. Хәтеренә, зиһененә күз тимәсен, тормыш юлындагы һәр вакыйганы бүгенгедәй хәтерли. "Телевизордан юк-бар тапшырулар карап утырмыйм, яңалыклар белән "Время"ны калдырмыйм.

Яңалыкларны кат-кат, өчәр тапкыр карыйм, беренчесендә әз генә аңлыйм, икенчесендә - яртылаш, өченчесендә гел аңлап бетерәм, бигрәк ыгы-зыгылы заман китте",- ди әби бүгенге сәясәткә үз фикерен белдереп. Ветеранны олуг юбилее белән муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде. Әбигә изге теләкләрен башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин, Саба җәмгыятенең Сатыш филиалы җитәкчесе Фиргать Сәүбәнов, авыл җирлеге башлыгы Алмаз Галиев та җиткерде.

Җор телле, көр күңелле Һаҗәр әбигә сикәлтәле тормыш юлында шактый сынаулар кичерергә туры килә. 17 яшендә Кече Шыңар авылының укымышлы егете Исмәгыйльгә кияүгә чыга. Әмма яшь гаилә бәхетен сугыш афәте җимерә. 1942 елда ул нәни кызы Венера белән тол кала. Сугыш чорында авылда иң җаваплы һәм катлаулы булган бригадир хезмәтен башкара. Кече Шыңар авылында зур янгын чыгып, йорт-җирсез калгач, кире Сатышка әти-әни йортына кайтырга мәҗбүр була. 1947 елда сугыштан исән-сау кайткан Миннегали исемле егет белән никахлаша. Бер-бер артлы балалары - Сәлмән, Халисә, Фирдәвес туа.

Башта Сатыштагы тегү артилендә эшли, аннан, колхозда төрле эшләрдә көч куя. "Авыртып яшәмәдем, дару капмадым, 64 ел хастаханәгә барганым юк, әмма гомерем буе яшелчә, җиләк-җимештән өзелмәдем", - ди Ак әби. - Элек-электән, авыр чорларда да яшелчәне мулдан үстердек, төп яшәү чыганагы бакча булды", - ди ул. Бүген Һаҗәр әби Сатыш авылында кызы Халисә Сибгатова тәрбиясендә кадерле ана булып гомер кичерә. Балаларына, оныкларына хәер-дога кылып, ил-көнгә тынычлык теләп, тормышына шөкерана кылып тормыш йомгагын сүтә. "94 яшенә кадәр бәйләүдән аерылмады, авылдашларның хәлен белергә йөрде, бүген дә сәясәт белән кызыксына, исән-сау булсын, өйнең нуры ул",- ди кызы Халисә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев