ГРИППКА КАРШЫ – ПРИВИВКА
Кичә, бүген, иртәгә

ГРИППКА КАРШЫ – ПРИВИВКА

Быел районда гриппка каршы 5900 кешегә бушлай прививка ясалачак.

Моның өчен организмның авыруга каршы торучанлыгын көчәйтә торган иммунодефицит модуляторлы "Гриппол+" вакцинасы 5600 кешегә җитәрлек кайтарылды инде. Прививкалар, иң беренче чиратта балаларга, укытучыларга, җәмәгать туклануы, медицина һәм транспорт хезмәткәрләренә, халык белән эшләүче оешма-предприятие хезмәткәрләренә ясала. Прививка ясатырга теләүче олылар үзләренең участок табибларына, балалары булганнар педиатр­ларга мөрәҗәгать итә алалар.


Нет комментариев