Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ХЕЗМӘТЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘП

Хокук саклау органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлеге җинаятьчеләрне эзләү төркеме оперуполномоченные Дамир Таһир улы Гарипов Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Хокук саклау органнарында күпьеллык намуслы хезмәте һәм районның җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлеге оператив дежурный ярдәмчесе Алмаз Габделвасил улы Мулләхмәтов Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Хокук саклау органнарында күпьеллык намуслы хезмәте өчен РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлеге полицейский-йөртүчесе Ленар Рияз улы Маликов Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Мәгълүм булганча, быел 13 октябрьдә Г.Тукай исе­мендәге Татар дәүләт филармониясендә ТР Ветераннар иҗтимагый оешмасы инициативасы, республика җитәкчелеге ярдәме белән, ТР Мәдәният министрлыгы, башка ведомстволар һәм оешмалар тарафыннан беренче тапкыр оештырылган "Балкыш" ("Сияние") фестиваленең гала-концерты үтте. Анда безнең районнан "Тулган ай" ветераннар ансамбле (Шәмәрдән) һәм биюче Т.Гыймадиева катнашты. Узган атнада ТР Ветераннар иҗтимагый оешмасы Х.Иштирәков Сабага килеп, фестивальгә район ветераннарын әзерләү һәм оештыруга актив шәхси өлеш керткәннәре өчен башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиевка ТР Дәүләт Советы Рәисенең, район ветераннар советы рәисе Әнвәр Гафиятуллинга ТР ветераннар оешмасының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев