Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Керәнне авылы клубында "Бер күрешү-үзе бер гомер" дип исемләнгән авылдашлар очрашуы [1 нче өлеш]

Матур җәйләр җитү белән районыбыз авылларында яшәүче һәркем "Авыл бәйрәмнәрен" сагынып көтеп ала. Кеше язмышлары- очар кошлар язмышына тиң.

Бер туфракта аунап үскән, туган авыл күкрәгеннән типкән елга-суларын эчкән, бер сукмактан атлап киткән авыл балалары вакыт җиткәч тә таралыша. Инде туган авылына кунак булып кына кайта. Эчәр сулар, җыяр ризык читтә булганга бергә очрашып күрешүләр сирәк була шул. "Авыл бәйрәмнәре" исә бөтен авылдашларны үзенә җыя, очраштыра, үткәннәр хакында җылы хисләр белән искә алырга мөмкинлек бирә.
9-10 июль көннәрендә бу бәйрәм Керәнне авылында гөрләп узды. Авыл көне изге ният белән башланды- төшкә кадәр авыл халкы һәм кайткан кунаклар зират өстен чүп үләннәрдән чистартуда катнашты, вафат булган якыннарын, туганнарын искә алып алар рухына дога кылды.

Чакырылган кунаклар арасында- авылдашыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре рәссам Мадияр Шәрип улы Хаҗиев, язучы Өлфәт Хаҗиев та бар иде. Мадияр Хаҗиев 22 төрдәге рәсем картиналарын клубка урнаштырды һәм авылга бүләк итеп калдырды. Авыл җирлеге башлыгы Айзат Әхмәтгали улы Гәрәев барлык авылдашларны, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады.
"Кеше кая гына яшәсә дә, бу тормышта нинди генә дәрәҗә һәм уңышларга ирешсә дә, моның белән авылына, авылдашларына рәхмәтле, хөрмәтле булырга тиеш. Очрашып-күрешеп, аралашып яшәү матур гадәт, күркәм гамәл. Мондый бәйрәмнәр алга таба да дәвам итсен иде",-дип ассызыклады Айзат Гәрәевт һәм авылдашлар , кайткан кунаклар хөрмәтенә үзенең гармунында моңлы көйләрен сузды.
Һәр авылның иң зур горурлыгы, олы хәзинәсе- хезмәт сөюче, уңган кешеләре, әби-бабайлары, ул һәм кызлары, кияү-киленнәре, бала-чагалары. Бәйрәмне оештыручы һәм алып баручы авыл клуб мөдире Нурфия Ахунова, сценарий төзеп, халык белән, кайтасы кунаклар белән сөйләшеп, зур әзерлек эше алып барды. Бәйрәм барышында туган җирдә намуслы хезмәт итүчеләр, хезмәт ветераннары , бәйрәмгә килгән авылның иң өлкән һәм нәни кешесенә, яңа йорт салып чыгучы гаиләгә, яңа тормыш корган ике гаиләгә, яшь гаиләләрне бала туу шатлыгы белән котлап һәм бакчаларын , ишегалларын, капка төпләрен чәчәккә төреп яшәүче ике гаиләне һәм иң төзек йорт хуҗаларына бүләкләр тапшырылды. Төрле номинацияләрдәге котлаулар да халык күңеленә хуш килде.

Авылыбыз фельдшеры Венера Марсель кызы Исрафилова тәмле коймак һәм Фәридә Сәгъдетдин кызы Зарипова кайнар чәй белән сыйлады. Очрашуга сусаган авылдашлар сөйләшеп, серләшеп туя алмадылар . Авылыбыз халкы һәм кунаклар да буш кул белән килмәгән иде. Төрле уеннарда катнашып, күңел ачкан кешеләр дә бүләксез калмады - һәркемгә бүләк өләшенде. Авылның кияү-киленнәре дә сыната торганнардан түгел, җыр-биюгә осталар, һәркайсы үзенең һөнәрен күрсәтте Бу көнне яңгыраган җыр-моң,дәртле биюләр ,чишмәләрдән челтерәп аккан су тавышыдай гармун-тальяннардан агылган моң бүләк итүчеләр үз авылыбызның сәхнә осталары булды.

Икенче көнне дә дәвам иткән бәйрәмнең икенче өлешендә кызыклы халык уеннары, ярышлар үткәрелде. Беркемгә дә күңелсезләнеп утырырга мөмкинлек бирелмәде, мәйдан гөр килде, һәркем бүләк алды. Уеннарны дәртле бию көйләре алыштырды. Бер яшьлектә, бер картлыкта дигәндәй, дәртле музыка ак яулыклы әбиләр күңелен дә җилкендерде, аларны да биергә дәште.

Зур казанда пылау пешерелде.Пылау пешерү өчен ит белән ООО Саба хуҗалыгының Мичән бригадасы директоры- Айнур Габделбарый улы Нуриев ярдәм итте.Авылыбыз фельдшеры Венера Исрафилова тәмле коймак пешереп һәм клубта техник хезмәткәр һәркемне аш-сулар белән кайнар чәй белән сыйлап йөрде. Күмер самовары көн дәвамында кайнап торды.. Түгәрәк табын артында сыйланып, гөрләшеп утыруларга ни җитә!

Керәннелеләр киң күңелле, кунакчыл, юмарт халык. Алар бәйрәмгә акчалата өлеш кертеп кенә калмый, һәркайсы бәйрәмгә бүләк-күчтәнәчләр белән килгән иде. Җыр , бию, уеннарда, ярышларда катнашучылар-беркем дә бүләксез калмады. Бәйрәмнән һәркем күңел тулы шатлык хисе белән таралышты.

Шунысы мактауларга лаек, авылыбызда халыкның актив катнашлыгында мондый күңелле кичәләр күп үткәрелә. Алга таба да бу матур гадәтләребез тукталмасын, авылыбыз халкы һәрвакыт бердәм булып, яңадан-яңа мавыктыргыч, файдалы, саваплы эшләрдә катнашса иде дигән теләктә калабыз. Ә әлеге чираттагы чараны төп оештыручы-клуб мөдире Ахунова Нурфия, барлык ярдәм итүчеләргә, булышчыларга, пылау пешерүчеләргә, кыскасы, кем күңеле белән ихаслыкта булган, һәркемгә рәхмәтләребез барып ирешсә иде, киләсе елга да һәркайсыбыз исән-сау булып, янәдән бәйрәмнәр оештырып, яңа очрашулар насыйп булса иде дигән теләктә калабыз.

"Бер күрешү-үзе бер гомер" дип исемләнгән авыл көне озак елларга халык хәтерендә калыр , очрашуның җылылыгы күңелләрдә озак сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев