Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Өмет” чаткылары

16 апрельдә район мәдәният йортының көндезге сәхнәсендә район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан яшь язучы-драматург Раушан Шәрифнең "Өмет" пьесасы куелды.

Бер пәрдәле, өч күренештән торган, эчтәлеге киләчәк буынга әти-әниләренә һәм өлкәннәргә карата мәрхәмәтле-шәфкатьле булырга кирәклеге турында аңлатуга корылган спектакльне карарга Саба аграр көллияте, кадет мәктәбе-интернаты һәм гимназиясе укучылары килгәннәр иде. Драмада "бомж"га әверелгән Бөек Ватан сугышы ветеранының ачы язмышы ачыла. Пьесаның безнең район сәхнәсендә беренче мәртәбә куелуын һәм кыска арада әзерләнүен исәпкә алганда, премьераны уңышлы дип әйтергә мөмкин. Спектакль Саба кызы Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр режиссерларын әзерләү бүлеге студенты, Динә Зиннурованың диплом эшенә ярдәмлек буларак әзерләнеп куелган булуы белән дә игътибарга лаек. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

И.Яхин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев