Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мәктәпкәчә яшьтәгеләргә белем бирү педагоглары Тимершык авылындагы балалар бакчасында мәктәп һәм бакча эшчәнлегенең бергә алып баруның уңай якларын билгеләп үтте

Мәктәпкәчә белем бирү педагогларының икенче төркеме район үзәгендәге "Бәләкәч" балалар бакчасы һәм Тимершык авылындагы күп функцияле үзәктә эшләде. "Бәләкәч"тә тәрбияләнүче нәниләр тормышы белән кызыксынып, район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм республиканың ЮХИДИ идарәсе начальнигы Рифкать Миңнеханов килде. - Юлда бер генә бала да үләргә, тән җәрәхәте алырга тиеш түгел. Һәр өченче...

Мәктәпкәчә белем бирү педагогларының икенче төркеме район үзәгендәге "Бәләкәч" балалар бакчасы һәм Тимершык авылындагы күп функцияле үзәктә эшләде. "Бәләкәч"тә тәрбияләнүче нәниләр тормышы белән кызыксынып, район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм республиканың ЮХИДИ идарәсе начальнигы Рифкать Миңнеханов килде.

- Юлда бер генә бала да үләргә, тән җәрәхәте алырга тиеш түгел. Һәр өченче юл-транспорт һәлакәте балалар гаебе белән чыга. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне туксанынчы елларда башлаган идек. Ул чорларда күбрәк мәктәпләрдә эш алып барылды. Балалар бакчасы юл кагыйдәләрен өйрәнүнең нигезе булырга тиеш, - ди Татарстанның баш дәүләт инспекторы.

"Бәләкәч" балалар бакчасында кунакларны иң нык гаҗәпләндергәне - 3D спорт комплексы булды. "Каршылык белән диалог мәктәбе" программасы - балалар бакчалары һәм башлангыч сыйныфлар өчен заманча, яңа юнәлеш. "Мөстәкыйльлек һәм җитезлек тәрбияләүдә, каршылыкларны җиңеп чыгарга өйрәнү өчен уңайлы" - ди аны уйлап табучы Сергей Реутский. Анда шөгыльләнгәндә кечкенә балалар да каршылыкны үтәргә, фикерләргә өйрәнә.

Район башлыгы Рәис Миңнеханов районның мәктәпкәчә яшьтәгеләргә белем бирү педагогларының хезмәтен уңай бәяләп үтте:

- Бик зур рәхмәтлемен тәрбиячеләргә, укытучыларга. Үзләренең тырышлыклары белән яңалыклар табып торалар. Шул ук вакытта тәҗрибә уртаклашырга чит илдән дә киләләр, безнекеләр дә баралар, - диде ул.

Тимершык авылындагы күпфункцияле үзәктә балалар бакчасы һәм мәктәпнең бергә эшчәнлек алып баруның уңай якларын билгеләп үттеләр.

Зәмирә Сәмигуллина. Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X