Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Оет, Арташ, Лесхоз, Саба, Кызыл Мишә, Симет авылларыннан ир-атлар комиссия каршында җавап тоттылар

23 декабрьдә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышына чакырылган әтиләрнең үзләре кылган гамәлгә ни дәрәҗәдә үкенгәннәрен әйтүе кыен.

Кемдер гаебен аңлагандай итсә, кайберләре миндә кемнең эше бар, ничек телим, шулай яшим, дигән битараф рәвеш чыгара. Сүз дә юк, балигъ булмаган баласына начар үрнәк күрсәтмәсә, берәүне дә бирегә чакырмыйлар. Утырышта каралган 16 материалның алтысы гаиләдә аракы эчү белән шөгыльләнеп, балигъ булмаган балалары психикасына зыян салучы әтиләргә кагылышлы иде. Оет, Арташ, Лесхоз, Саба, Кызыл Мишә, Симет авылларыннан булган, бала тәрбияләү вазифасына салкын караган ир-атлар комиссия каршында җавап тоттылар. Шунысы сәер, бирегә килеп җитүләренең төп сәбәбен үзләре спиртлы эчемлекләр кулланган өчен дип түгел, ә бар гаепне полициягә шалтыратып хәбәр иткән хатыннарына сылтадылар. Барысының да гаиләдәге үзара низаглары нәкъ менә аракы эчкән хәлдә килеп чыгуы мәгълүм. Утырышта шулай ук Эзмә авыл җирлегеннән күп балалы гаилә социаль яктан куркыныч даирәдә калган гаилә буларак, ведомствоара комиссиягә исәпкә куелды. Алар комиссия тарафыннан даими контрольгә алыначак. Саба гимназиясе дирекциясеннән алынган гариза тикшерелеп, биредә укучы егетнең математика, рус теленнән өлгереше түбән булу сәбәпле, белем алудагы проблемалар мәсьәләсе тикшерелде. Әнисенә улын ныклы контрольгә алырга кирәклеге искәртелде. Комиссиядә каралган материалларның өчесе Сабада яшәүче балигъ булмаган Р.га кагылышлы иде. Полиция тарафыннан аңа җәмәгать урынында исерек хәлдә булуы һәм төнлә җәмәгать тынлыгын бозу фактлары буенча беркетмәләр төзелгән. Бу юлы егеткә 1000 сум штраф түләргә туры киләчәк. Тик үзен опекунлыкка алган өлкән яшьтәге апага никадәр борчу-мәшәкать китерүен аңлар дәрәҗәгә кайчан җитәчәге генә билгесез...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев