26 декабрь 2014 яңалыклары
-
Кукмара төбәгендә берәү туганына мылтыктан аткан
Кукмара районы Вахит авылы кешесенә карата җинаять эше кузгатылды. Ул 19 декабрь төнендә Түбән Шәмәрдән авылында яшәүче бертуган апасының улына "Сайга" ау мылтыгыннан аткан. Нәтиҗәдә, туганының аягы, җилкәсе зарарланган. Беренчел фаразлар буенча, җинаятьнең сәбәбе - көнчелек . "Әлеге затка үтерү белән янау маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Бүген ул ике...
-
Чаллыда машина өстенә бетон багана ауган [+фото]
Чаллыда тайгак юлда хатын-кыз идарә итүендәге чит ил машинасы бетон баганага килеп бәрелгән. Бәрелү шул дәрәҗәдә көчле булган - BMW машинасы өстенә хәтта таш багана да ауган. Әлеге һәлакәтнең азагы аяныч булырга да мөмкин иде. Бәхетенә күрә, бетон багана ауганчы хатын-кыз йөртүче салоннан чыгып өлгергән.
-
Олы Нырты, Олы Кибәче, Иске Икшермә авыл җирлекләре башлыкларына яңа «Шевроле Нива» машиналары тапшырганнар
26 декарбь көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тантаналы шартларда республиканың 100 җирлек башлыгына яңа «Шевроле Нива» машиналары тапшырды. Саба районннан бу бәхет Олы Нырты, Олы Кибәче, Иске Икшермә авыл җирлекләре башлыкларына елмайды. Җирлектә туган мәсьәләләрне хәл иткәндә яңа машина аларга нык ярдәм итәчәк.
-
Саба районы укучылары - “IT-чемпион” конкурсы җиңүчеләре
Шушы көннәрдә Казанда IT-паркта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында "IT-чемпион" республикакүләм конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында районыбыздан Саба гимназиясе укучысы Аделина Федорова, Тимершык урта мәктәбеннән Миләүшә Фатыйхова, Арташ төп мәктәбеннән Гүзәл Салихова да бар. Алар өчесе дә өлкәннәрне электрон хезмәтләрдән файдаланырга күнектергәннәре өчен ноутбук ияләре булдылар. Моннан тыш быел конкурс...
-
Оет, Арташ, Лесхоз, Саба, Кызыл Мишә, Симет авылларыннан ир-атлар комиссия каршында җавап тоттылар
23 декабрьдә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышына чакырылган әтиләрнең үзләре кылган гамәлгә ни дәрәҗәдә үкенгәннәрен әйтүе кыен.