Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Һәр сабалы өлеш кертә [фоторепортаж]

Татарстанның социаль-икътисади үсе­шен тәэмин итүдә халык аеруча зур роль уйный. Татарстан Рес­публикасы Президенты Рөстәм Миң­нехановның программаларын һәм идеяларын яклап чыгу буенча конкрет чараларны тормышка ашыру, республика үсешендә катнашу һәркемнең көченнән килә торган һәм һәркемгә үрнәк булырлык гамәлләр.

"Игелекле эшләр эстафетасы" - әнә шулай республика тормышына, анда яшәүчеләргә битараф булмауның бер формасы. "Президент белән бергә" исемле республикакүләм иҗтимагый хәрәкәт кысаларында 20 апрельдән "Игелекле эшләр эстафетасы" акциясе старт алды.
Акция халыкның бердәмләшеп, үзара ярдәмләшеп яшәве, тыгыз хезмәттәшлек өчен зур мөмкинлекләр ача. Һәрберебез кайчан да булса, район, республика уңышларында минем дә өлешем бар, дип әйтә алсын иде, дигән фикердә яши райондашларыбыз. Һәм шуны тормышка ашыру максатыннан, 25 апрель көнне тирә-юньне яшелләндерүгә зур өлеш кертте. Әлеге акциягә авыл җирлекләре дә кушылды. Барлык эшчеләр, мәктәп укучылары да яшелләндерү, чистарту эшеннән читтә калмады.
"Игелекле эшләр эстафетасы" акция­сенең иң күләмлесе - районның Тимершык авылы ягындагы зират каршысына агач утырту булды. Халыкны социаль яклау идарәсе коллективы хезмәткәрләре көр күңел, яхшы кәеф белән чыккан. Татарның бердәмлек тау күчерә, дигән әйтеме бу эштә дә үзен күрсәтте. Социаль яклау хезмәткәрләренең эш агымына кушылган Саба аграр көллияте укучылары моңа бер мисал. Унҗиде яшьлек көллият студенты да, җиде дистәне ваклаган ветераннар советы рәисе дә килгән өмәгә. Бүгенге ике чор кешесенең киләчәк өчен шундый игелекле акциядә катнашуы тәрбияви әһәмияткә ия.
- Узган ел 70 төп юкә утырткан идек, барысы да үсеп китте. Менә быел 100 төп юкә һәм миләш үсентеләре утырттык. Агачларны Лесхоз урман хуҗалыгыннан алып килделәр. Урман хуҗалыгы белгече утырту тәртибен дә аңлатып бирә, - ди район үзәгендәге ике зиратны тәртиптә тоту өчен җаваплы кеше, "Президент белән бергә" хәрәкәте активисты Рәшит Минапов.


Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев