Саба Җәмигъ мәчетендәге Рәфидә Гафиятуллина җитәкчелегендәге дини гыйлем төркеме, 2002 елдан бирле беренче остазларыннан башлап традицияләренә тугры калып, Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтте.
Һиҗри календарь буенча рабигыль әүвәл ае бара. Аны икенче төрле Мәүлид ае дип тә атыйлар. Бу айда сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу гәләйһи вә сәллам дөньяга килгән. Шуңа да бу көннәрне мөселман өммәте дулкынлану белән каршы ала, мәҗлесләр үткәрә, салаватлар әйтә. Районыбызның күп кенә мәчетләрендә Мәүлид-Ән Нәби чарасы узды.
Сабаның үзәк мәчетендә мөгаллимә Затия Галимҗанова җитәкчелегендәге укучылар төркеме Пәйгамбәребезгә багышлап (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булсын) аны искә алу, касыйдәләр әйтү, мөнәҗәтләр көйләү чарасы оештырдылар. Сөекле Рәсүлнең тормыш юлы (сира) бәян ителде, хәдисләр искә алынды, Коръән сүрәләре укып дога кылынды.
Җәмигъ мәчеттә Рәфидә Гафиятуллина җитәкчелегендәге дини гыйлем үзләштерүче тагын бер төркем Мәүлид бәйрәмен яңа ачылган “Милли аш” кафесында билгеләп үтте.
“Безнең бу төркем 2002 елда оешкан иде, беренче остазыбыз мәрхүмә Нурзия ханым Әхмәтҗанова ахирәткә күчкәч тә таралышмадык, гыйлем алуыбызны дәвам итәбез. Арабызда белемнәрен югары дини уку йортларында дәвам итүчеләребез бар. Һәр мөселманның хыялы - изге хаҗ сәфәрен үтәп кайтучыларыбыз да арта бара. Мәүлид бәйрәмен бер елны да үткәрмичә калганыбыз юк. Бу бәйрәмнең әһәмияте бик зур. Без мөселманнар Кыямәт көнендә Пәйгамбәребез (сгв)нең шәфәгатенә ирешик дисәк, рәсүлебезнең тормыш юлы турында уйланырга, аның күркәм гадәтләрен үзләштерергә тиешбез”, - диде Рәфидә ханым.
Мәүлид бәйрәме Иләбәр авылы, Лесхоз бистәсенең Нургали мәчетләрендә дә зурлап билгеләп үтелде. Кабул гамәлләрдән булсын!


Нет комментариев