73 яшьлек һәм 67 яшьлек хатын-кызның гәүдәләрен волонтерлар Подтесово бистәсеннән өч чакрым ераклыкта тапкан
73 һәм 67 яшьлек ике хатын Красноярск краеның Ениисейск районындагы урманга киткән һәм кире кайтмаган. Туганнары полициягә мөрәҗәгать иткән. Икенче көнне эзләүчеләр аю һөҗүме эзләре белән икесенең дә гәүдәләрен тапкан. Бу хәл Подтесово бистәсеннән өч чакрым ераклыкта килеп чыккан.
Хәзер Тикшерү комитеты кешеләрнең үлеме факты буенча тикшерү үткәрә. Булган хәлдән соң урманчылар җиде аюны нейтральләштергәннәр. Красноярскида ерткычларның кешеләргә ешайган чыгулары аркасында югары әзерлек режимын керткәннәр.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстан аюларга ау ачарга мәҗбүр булды. Республика 15 ел эчендә беренче тапкыр көрән аюга ау сезонын игълан итте.
Чыганак: «Вечерняя Казань»


Нет комментариев