Сабада “Көзге каникул” операциясе бара
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада “Көзге каникул” операциясе бара

Районда "Көзге каникул" профилактик операциясе бара.

Ул 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатында район ЮхИдИ бүлекчәсе, район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениесе хезмәткәрләре һәм полициянең уча-сток вәкилләре рейдлар үткәрәчәкләр. Нәни юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга "Тукта - синең гомер кур-кыныч астында" дигән карточкалар тутырылачак. һәр кагыйдә бозу очрагы турында баланың уку урынына хәбәр ителәчәк. Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Линар Вәлиев әти-әниләрне бу чорда балаларны күздән ычкындырмаска, контрольне көчәйтергә чакыра.


Нет комментариев