Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Күмәк көч тау күчерер [+фоторепортаж]

27 мартта районда 2016 ел­да җирле әһәмияткә ия мәсьә­ләләрне хәл итүгә үзара салым җыю буенча референдум үткәрелде.

Бу инде яңалык түгел, халык өченче елын яшәгән җирен төзекләндерүгә үз өлешен кертә. Үзара салымга башкарылачак эшләр бюллетеньнәрдә күрсәтелгән иде. Әлегә кадәр чишмәләр, басмалар ремонтлау өчен җирлек башлыклары йә иганәчене, йә «рәхмәт» кә эшләүче тапсалар, үзара салым җыелгач, вәзгыять сизелерлек үзгәрде. Ул республика бюджетыннан бирелгән акча хисабына 4 тапкыр арттырыла һәм максатчан тотылышын казначылык, хисап палатасы контрольгә ала.

- Барлык участокларда да сайлау комиссияләре үзләренең эшләрен билгеләнгән вакытта башладылар. Активлык иртәдән үк күренде. Шәмәрдәндә дә, Сабада да иртәнге сәгатьтән ярминкәләр башланды.

Нәүрүз бәйрәме дә бүгенгә билгеләнгән. Әлеге чаралар халыкны кузгата, сабалыларны сайлау участок­ларына гражданлык бурычларын үтәргә чакыра. Тавыш бирү иртәнге сәгать 9-10нарга 20-30 процент булса, өйлә турыларына, елдагыча, 80 процент булачагына шикләнмәскә мөмкин. Халык дөрес аңлар дип уйлыйм. Республика бюджетыннан да күп ярдәм булу сәбәпле үзара салым җыюга күпчелек ризалыгын белдерә. Күпме акча җыелганын, күпмесе нинди максатка тотылганын халыкка җиткереп барабыз, шуңа күрә бүгенге референдум нәтиҗәләре уңай булыр дип өметләнәм,- диде үз тавышын бирергә Балалар иҗат йортына урнашкан сайлау участогына килгән Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов.

Чыннан да, шулай булды. Кайбер риясыз өлкән­нәребез "акчасын да хәзер бирәсе түгелме?" дип тә сорадылар. Сайлау участокларына оныкларын ияртеп килүчеләр дә бар иде. "Әби, нигә ул кәгазьне анда салдың?"- дип төпченде бер бала мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында. "Анда синең кебекләр өчен мәйданчык төзибез дип язганнар, шуңа ризалык белдердем",- дип аңлатты әбисе. Биредә Гөлзар ханым Галиева белән сөйләшеп алдык. "Референдумга карашым уңай. Тормышлар әйбәт. Иң мөһиме, ипигә чират торасы юк. Бар иде бит заманнар, балалар ипигә чират торып, дәрескә дә бара алмый калалар иде. Шуларны уйласаң, бик шөкер итәрлек",- диде ветеран-укытучы.

Ветеринария берләшмәсе бинасында урнашкан участокта референдумга килүчеләрне коймак, кайнар чәй белән дә сыйладылар. Биредән иртәнге 9ларда күтәренке рух белән чыгып килүчеләрдән: "Кайсы шакмакка тамга куйдыгыз соң?" дип сорарга җөрьәт иттем. Барысы өчен дә бер ир агасы: "Күмәк көч тау күчерә, дип әйтә торган иде бабай. Язылган эшләрнең безнең урамга катнашы юк югын, бу өмә кебек бит, бер елны береңдә, аннары икенчеңдә", - дип җавап бирде. Саба халкының күпчелеге моның шулай икәнлеген аңлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев