Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сатыш авылында гомер кичерүче Гафия Хаҗиеваны тәбрикләделәр [фоторепортаж]

Сатыш авылында яшәүче Гафия Хаҗиева да 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның шатлыгын уртаклашырга районның халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Алмаз Галиев килде.

Гафия апа сәламәтлеге буенча беренче төркем инвалид булса да, ялгызы гомер кичерсә дә, бүгенге көненә шөкер итеп яши. Авылдашларына, күршеләренә дә рәхмәтле. Күршесе Альфред Габделбәровка аеруча рәхмәт, ди ул. Ярдәмчел күрше йорт тирәсен төзекләндерүдә дә булышкан.
Гафия апа Бөек Ватан сугышы башланганчы Сатышта тегү әртилендә мех теркәүдә хезмәт итә. Сугыш чорында үзе кебек үк хатын-кызлар белән ат җигеп, Шәмәрдән ашлык кабул итх пунктына ашлык һәм орлык ташуда эшли. 1950 елда Төрекмәнстанга китеп, анда күн заводында ике ел, соңыннан әртилдә үтүкләүче булып хезмәт куя. Аны Саба көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында эшләгән икенче разрядлы тегүче буларак та беләләр.
Ветеранга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре әйтелде, РФ Президенты В.Путин котлавы һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев