Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ШИМБӘ КӨННЕ – ЯРМИНКӘГӘ

Шимбә көнне Сабада һәм Шәмәрдәндә көзге ярминкәләр үткәреләчәк. Халыкка оешма-предприятиеләр, крестьян (фермер) хуҗалыклары, эшмәкәрләр җитештерелгән продукция тәкъдим ителәчәк.

Район үзәгендә Саба урман хуҗалыгы - утын, киң куллану әйберләре, "Машина-технология станциясе" җәмгыяте - ашлык, металлдан ясалган теплица, мунча мичләре, "159нчы ПМК" җәмгыяте - тимердән эшләнгән капка-коймалар, "Вамин Саба" филиалы", "Шәмәрдән ит комбинаты", "Икмәк", "Тимершык" кулланучылар җәмгыятьләре үзләрендә җитештерелгән продукцияне алып чыгар дип көтелә. Ярминкәдә шулай ук шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән барлык төр продукция һәм товарлар белән сату итәргә теләгән һәркем катнаша ала. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев