Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шәһәрнекеләрне дә оттылар

Түбән Кама шәһәрендә аграр көллиятләр арасында үткәрелгән кышкы спартакиада уеннарында Саба аграр көллияте командасы уңышлы чыгыш ясады.

Саба студентлары теннис ярышында беренчелекне алып, Кубок һәм диплом белән бүләкләнделәр. Шулай ук ярышка тренерлар Минәхмәт Галимов, Айрат Әхмәтшин әзерләгән хоккейчылар да авыл районнары командалары арасында җиңү яуладылар. Шәһәр командалары белән уеннарда да сынатмадылар. Казан хоккейчыларын - 13:0, чаллыларны 3:2 белән җиңеп финалга чыктылар. Финалда Әлмәт командасын 2:1 исәбенә оттылар һәм 120 мең сумлык сертификатка һәм Дипломга лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев