Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Штрафка тартылдылар

Район прокуратурасы ун хуҗалык итүче субъектта хезмәт законнары таләпләренең үтәлешен тикшереп, кешеләрне хезмәт килешүе төземичә эшкә алу, эш хакын бер минималь хезмәт хакыннан да һәм килешүдә күрсәтелгән күләмнән дә кимрәк түләү фактларын ачыклады.

Эшчеләр белән төзелгән хезмәт килешүләренең дә закон таләпләренә туры килмәве билгеле булды. Тикшерү нәтиҗәләренә нигезләнеп, җаваплылыклары чикләнгән "Саба тәрәзәләре", "Тулпар", "Герат", Курсабаш", "Березка" җәмгыятьләре, "Әхмәтов", "Хурамшин" крестьянфермер хуҗалыклары җитәкчеләренә, эшмәкәрләр Н.Мортазин, Р.Кәримуллинга карата административ эш кузгатылды. Тикшерү материаллары Татарстан дәүләт хезмәт инспекциясендә каралып, вазифаи затлар штрафка тартылдылар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев