Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ветеринария законы үтәлмәгән

Район прокуратурасы дәүләт ветеринария инспекциясенең Саба территориаль бүлеге белән берлектә җаваплылыгы чикләнгән "Экопродукт" җәмгыятендә тикшерүләр үткәреп, ветеринария законнарының үтәлмәве фактларын ачыклады.

"Ветеринария турында"гы Закон нигезендә терлекчелек продуктлары халык сәламәтлеге өчен билгеләнгән иминлек таләпләренә җавап бирергә һәм маллар йогышлы авырулары булмаган территориядән китерелгән булырга тиеш. Сөтнең пломбаланган изотермик автомобиль савытларына тутырылып китерелүе шарт. "Экопродукт" җәмгыяте, әлеге таләпләрне үтәмичә, "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында җитештерелгән сөтне пломбаланмаган савытларда ташыган. Прокуратура тикшерү нәтиҗәләре буенча "Экопродукт" җәмгыяте җитәкчесе урынбасарына карата административ хокук бозу турында эш кузгатып, материалларны, тиешле чара күрү өчен федераль ветеринар күзәтчелек хезмәтенең респуб­лика идарәсенә юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев