Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“ҖЫЛЫЛЫК ҖИБӘРҮ – ТӨП МӘСЬӘЛӘ”

Бүгенге көндә Татарстанда 2910 йортта җылылык юк.

Бу хакта 29 сентябрь көнне ТР Хөкүмәт Йортында узган видеоконференция рәвешендәге киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Аның әйтүенчә, 3078 котельныйның 3067сендә җылылык җибәрелгән, бу исә 99,6 процентны тәшкил итә. "16 мең 877 йортның 13 мең 967се җылылык белән тәэмин ителде. Мин Алабуга, Менделеевск, Югары Ослан, Әлмәт, Саба, Лениногорск, Чирмешән районнарыннан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән торак объектларга җылылык җибәрүне тизләтүләрен сорыйм", - диде ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы. Җылылык җибәрү белән бәйле мәсьәләгә аңлатма биргәндә, ТР Президенты: "Җылылык җибәрү - төп мәсьәлә", - диде. Ул бу эшкә җаваплы барлык кешеләрне мәсьәләгә игътибар белән карарга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X