Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Филармониядә Чарли Чаплинның өч фильмы күрсәтеләчәк

Чара 13 февральдә булачак.

Чарли Чаплинның өч кыска метражлы фильмы - «Чемпион», «Бродяга» һәм «Его доисторическое прошлое» татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә, “Артнови” Мәскәү төркеме музыкасы астында күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә филармониянең матбугат хезмәте.

Чара 13 февральдә булачак.

“Чемпион” комедиясе (33 минутлык) - драма әсәренә якын. Яшәргә акча табу максатыннан, фильм герое җиңү өчен боксерлар клубына килә.

“Бродяга” (32 минутлык) – 1915 елда төшерелгән кыска метрлы тавышсыз кино. Кечкенә сукбай фермерга эшкә яллана һәм аның искиткеч чибәр кызына гашыйк була.

"Его доисторическое прошлое" (10 минутлык) — 1914 елды төшерелгән кыска метрлы фильм. Герой, юлбашчы Соломонның яраткан хатынына гашыйк була һәм аның белән гыйшык уйный. Көтмәгәндә, сукбайда кабилә юлбашчысы буласы килү теләге уяна.

“Артнови” коллективы күләмле мәдәни проектлар оештырган төркем. Алар арасында - «Кинозвук» саундтреклар фестивале, “Чарли Чаплиню Живой звук” проекты һәм башкалар.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев