Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Г.Кариев театрның баш режиссеры Ренат Әюпов: Иске чабатаны яңа бинага сөйри алмыйбыз!

Бик тиздән, 26 апрель көнне, Габдулла Кариев исемендәге театр тамашачылар өчен яңа бинада үз ишекләрен ачачак. Шул уңайдан, бу көннәрдә театр коллективы яңа бинада журналистлар белән очрашу оештырды. Иң элек бина буйлап “экскурсиядә” йөрдек – эш бүлмәләләрен, гримеркаларны, костюм саклый торган һәм бутафория ясый торган бүлмәләрне карадык.

– Мондый бинабыз булу театр өчен зур байлык һәм зур шатлык. Элек бездә костюм тегә, сәхнә декорацияләре ясый торган бүлмәләр дә юк иде. Бу эшләрне художниклар һәм дизайнерлар үз өйләренә алып кайтып эшлиләр иде, – дип сөйләде театр директоры Мансур Ярмиев. – Билгеле, бу бинада да әлегә җитешмәгән яклар бар, безнең костюмнарның күбесе моннан алда “яшәп торган” “Әкият” курчак театрының подвалында калды. Безнең спектакльләребез дә башка сәхнә өчен исәпләнгән иде, хәзер аларны да башкачарак куярга туры киләчәк.
Марсур Ярмиев бинаны биргән һәм реставрацияләргә ярдәм иткән өчен Республикабыз Президенты Рөстам Миңнехановка рәхмә әйтте. Сүз уңаеннан, театрның яңа бинасы ачылышына Президент үзе дә килергә сүз биргән икән.

Кариев1

Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов та үзенең хис-тойгылары белән урнаклашты:
– Хәзер элеккеге репертуарыбызның шактый күп өлеш төшеп калачак. Яңа драматурглар, яңа режисерлар булачак. Без үзебез шәхсән, ничек калсак та, иске чабатаны яңа бинага сөйри алмыйбыз. Чегән тормышы белән яшәү туйдырган иде. Гладилов урамында чегән тормышы белән, “Әкият” курчак театры бинасында квартирант булып яшәдек. Һәм менә хәзер, ниһаять, үзебезнең бинабыз булды. Һәм монда безнең өчен дә бар да яңача, репетицияләр дә яңача уза.

кариев

Шул ук көнне журналистларга “Мәхәббәт күгәрченнәре” спекталенең күрсәттеләр. Спектакль Владимир Гуркинның “Любовь и голуби” әсәре буенча сәхнәләштерелгән. Ул Татарстанның атказанган артисткасы Фирүзә Зинәтуллинаның 50 яшьлек юбилее уңаеннан да куела. Спектальнең премьерасын 28 апрельдә карап булачак.
Режиссеры – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты Ренат Әюпов. Тәрҗемәче – Хәбир Ибраһим.

26 апрельдә, иртәнге якта, Тукай бәйрәме алдыннан Кәриев театрының яңа бинасы тантаналы рәвештә ачылачак. Шул ук көнне көндезге дүрттә яшь тамашачыларга “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” (Кейт Дикамилло әкияте) спектакле тәкъдим ителә. Әлеге спектакль «Тантана-2018» фестивалендә Республиканың иң яхшы балалар спектакле премиясенә лаек булган иде.
Яңа бина Петербург урамы 55б адресы буенча урнашкан.
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры барлык театр сөючеләрне ул көнне үзенә кунакка чакыра. Килми калмагыз!

Фото: http://idel-tat.ru

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев