Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Һиндстанда Татарстан кинематографистларының “Гыйшык алмасы” фильмы күрсәтелә

Әлеге кыска метражлы нәфис фильм “Алтын өчпочмак” Халыкара кинофестиваленең төп программасына кергән.

Һиндстанда Татарстан кинематографистларының “Гыйшык алмасы” (режиссер Ф.Зиннәтуллина) фильмы күрсәтеләчәк. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге кыска метражлы нәфис фильм 9-14 февраль көннәрендә Бхубанешвар шәһәрендә уза торган Golden Triangle International Film Festivalнең (“Алтын өчпочмак” Халыкара кинофестивале) төп программасына кергән.

Узган ел әлеге фильмны Ереван, Кырым һәм Мәскәү халкы караган иде.

“Гыйшык алмасы” – Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Фирүзә Зиннәтуллинаның беренче режиссерлык һәм Казан журналисты Наталья Топалның беренче продюссерлык тәҗрибәсе булды.  

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев