Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

“Шаян ТВ” да татарча аниме күрсәтәчәкләр

Тиздән тәлегенә 24 сәгать эшләүче татарча яңа канал барлыкка килергә тиеш. Канал ТНВ базасында эшләячәк, ләкин аерым бер канал, телевизор пультында аерым бер төймәле канал буларак эшләячәк.

Бу канал балалар өчен. Әлеге проект идея буларак инде күптән булган, ләкин хәзер, тел мәсьәләсе көн кадагында торганда, татарча балалар телеканалы һичшиксез булырга тиеш дигән фикерне күздә тотып, эшне тиз тотканнар.
– Без, максатыбызга ирешү өчен, Россия федераль каналлары базасында эшләүче “Карусель” һәм башка популяр балалар телеканалларына таяндык. Шудай ук Казахстанда, Төркиядә чыгучы телеканалларның да ничек һәм нәрсә эшләвен озак күзәтеп, яхшы якларын җыярга тырыштык, – дип сөйләде “Яңа гасыр” телерадиокомпанисенең генераль директоры Илшат Әминов, бүген узган матбугат конференциясендә.

e59ec797-b23c-4a09-859d-8c9152166fde

Каналның төп герое – Шаян исемле шук, җитез һәм кызыксынучан малай. Аның дусты бар. Ул – гел “биш”легә генә укучы белемле кыз Биби. Аларның Мияү исемле электрон песи балалары һәм Маэмай исемле электрон этләре бар. Биби белән Шаянны уйнаучы малай белән кызга күп булса 7-9 яшь. Ләкин алар үзе эшләрен бик белеп эшлиләр. Бигрәк тә төп герой Шаян уңышлы сайланган. Бөтен репликаларын ул табигый итеп, ышандырып әйтә.

5f489f4e-8fae-4200-a300-0fa0a2b1edc8

“Шаян ТВ” телеканалында аң-белем һәм тәрбияви тапшырулар, телевизион уен-викториналар, балалар өчен сериаллар, мультипликацион сериаллар, фәнни-популяр һәм документаль фильмнар, тулы метражлы фильмнар, тәрҗемә ителгән һәм татарча төшерелгән мультфильмнар, һәм хәтта, татар теленә тәрҗемә ителгән япон мульфильмнары – аниме да булачак.

48ef3232-b3f4-41b5-9361-93b8d4c8ee3c
Күпчелек эфир вакытын белем бирүче программалар һәм викториналар алыр дип планлаштырыла.
Телеканалда атнага бер чыга торган программалар да, көн саен күрсәтеләчәк тапшырулар да булачак. Шулай ук әлеге телеканал интернет белән дә элемтәгә керер дип уйланыла. Мәсәлән, атна саен чыгачак “Җырлы селфи” проеты теләгән һәр балага үзенең җырлаганын видеога төшереп җибәрергә һәм шуның телән телеэкранга чыгарга мөмкинлек бирәчәк.
Презентациядә бик кызыклы һәм күңелле булып тоелган тагын бер нәрсә – ул да булса фәнни-популяр тапшырулар. План буенча монда төрле сынаулар уздырылачак.

a4321d57-a513-464b-b4b8-b7553e01266b

Канал 3 яшьтән 15 яшькәчә булган балалар өчен. Әлеге каналның аудиториясе берничә миллион кеше булыр дип көтелә.
Телеканал татарча белүче балаларга гына түгел, татарча өйрәнүчеләргә, хәтта олыларга да кызык булыр дип өметләнә оештыручылар.
Каналның төп партнерлары ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) Федераль университеты, Бөтендөнья татар конгрессы, ТРның Мәгарифне үстерү институты, ТР Мәдәният министрлыгы, “Татармультфильм”анимацион студиясе, “Халкыбыз мирасы”, Сәмрух иҗат берләшмәләре, һәм башкалар.

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев