Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Татар тамашачысы Әлмәндәр карт ролен уйный алырлык артистларны барлады

Камал театрында “Камал мәктәбе” проекты кысаларында Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленең видеоверсиясе күрсәтелде.

Үзе исән чагында Шәүкәт Биктимеров Әлмәндәр ролендә Рамил Төхфәтуллинны күрүен әйткән булган, ә Эмиль Талипов Шәүкәт Биктимеровның Әлмәндәр роленә студент вакытта ук кызыккан. Әмма артистлар икесе дә Шәүкәт абый дәрәҗәсендә уйнап булмас дип саныйлар һәм әлегә “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен сәхнәгә кайтарырга иртә дип саныйлар.

Кичә Камал театрының Кече залында “Камал мәктәбе” проекты кысаларында Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленең видеоверсиясен карагач, тамашачыга “Бу спектакль сәхнәгә кайта аламы? Кайтса аны кем уйный ала дип уйлыйсыз?” дигән сорау куелды. Тамашачы ике артист исемен атады. Болар – 51 яшьлек Рамил Төхфәтуллин һәм 34 яшьлек Эмиль Талипов.

“Татар-информ” артистларга шалтыратып, аларның әлеге рольне уйнау хыяллары турында белеште.

Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин Әлмәндәр образын идеаль рәвештә башкарылган дип саный һәм монда шуннан арттырып яңалык табып булмаячагын әйтә. “Бу образ кабатланмас, бәлки, кайчан да булса мөрәҗәгать ителер, әмма бүген, миңа калса, бу хакта сөйләшү дә урынсыз, мин хәтта сөйләшергә дә куркам, мин аңа әзер түгел”, - ди ул.

“Анда бит һәр образ кабатланмас - Ирек абый Баһманов булсынмы, Нәҗибә апа Ихсановамы... – дип дәвам итә Рамил Төхфәтуллин. – Бу спектакльнең булуы үзе ул татар халкына зур бүләк, күчтәнәч!”

“Тамашачының шулай әйтүе миңа мәртәбә, тамашачы аны образга туры китереп түгел, ә яраткан артистын күрәсе килеп әйтә”, - ди Рамил Төхфәтуллин.
“1нче курсларда укыганда Шәүкәт абыйның уйнавын шулкадәр сокланып карап утырдым, мин дә шулай уйный алыр идемме икән дигән уй килгән иде, - ди Эмиль Талипов. – Шәүкәт абый гениаль актер иде, авыр туфрагы биңел булсын, бәлки бер 10, юк, 10 булмас, бәлки бер 20 елдан соң... Әлбәттә, Шәүкәт абый кадәр уйнап булмас, әмма чын күңелемне биреп алыныр идем. Ә Шәүкәт абыйның Әлмәндәре, барыбер, күңелдә сакланачак. Марсель Сәлимҗанов куйган бу спектакль шедевр булды һәм шулай булып калачак”.

“Әлмәндәр карт кебек тормыш яраткан, матур итеп яшәгән адәм балалары безнең заманда да булыр алар. Тормыш авырлыкларын күтәреп үзен чыныктырган һәм тормышның ямен тапкан кешеләр һәрвакыт булды һәм булачак. Кеше күңелендә бакча ясаучылар һәрвакыт бар”, - ди кызларның яраткан артисты Эмиль Талипов.

Мәгълүмат өчен. “Әлдермештән Әлмәндәр” – татар драматургы Туфан Миңнуллин белән татар режиссеры Марсель Сәлимҗанов тандемыннан туган иң танылган спектакльләрнең берсе. Спектакль Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының репертуарында аерым урын алып торды һәм, һичшиксез, татар сәхнә сәнгатенең классикасына әверелде. 30 елдан артык «Әлдермештән Әлмәндәр» тулы заллар җыйды, Мәскәү, Санкт-Петербург, Таллин, Вильнюс, Рига, Ташкент, Алма-Ата, Астрахань, Екатеринбург һәм башка шәһәрләрдә төрле буын, төрле милләт тамашачылары аны яратып карады.

"Камал мәктәбе" - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа старт алган белем бирү проекты. Проект кысаларында Камал театрының легендар спектакльләре тарихи, социаль, сәяси һәм әхлакый контекстта карала.

Фото: Салават Камалетдинов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев