Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Тинчуринлылар Казанның «Тукай мәйданы» метро станциясендә флешмоб оештырды

Кичә, Туган тел көнендә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Казанның «Тукай мәйданы» метро станциясендә, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышлап, флешмоб оештырды.

Айсылу Мөсәлләмова, Гүзәл Галиуллина һәм Зөлфәт Закиров Тукай иҗатына нигезләнеп сәхнәләштерелгән «Сөй гомерне!» шигъри драмасыннан (режиссеры – Рәшид Заһидуллин) өзек күрсәтте. Артистлар Тукайның халык күңелендә сакланган үлемсез шигырьләрен, “Исемдә калганнар” әсәренең аерым өлешләрен сөйләде, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлар башкарды. Флешмобка метро пассажирлары, узып баручылар да бик теләп кушылды. Алар Тукай шигырьләрен сөйләп, җырлар җырлап, Тинчурин театрына чакыру билетлары отты.

Флешмоб «Метроэлектротранс» МУП белән берлектә үткәрелде.

Фото: http://idel-tat.ru
http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев