Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Аяк асты тулы дару: бака яфрагының файдасы

Ул июньнән августка кадәр чәчәк ата. Дару өчен аны нәкъ менә чәчәк аткан чагында җыялар.

✅ Бака яфрагының яраларны төзәтү, тән тиресе күзәнәкләренең яңаруын тизләтү үзлеге бар. Халык аның бу үзлеген элек-электән белгән: яраларга бака яфрагын өзеп ябыштырсаң, ул тизрәк җөйләнә, үлекләп шешми.

✅ Бака яфрагы төнәтмәсе үпкә кабарганнан, туберкулездан, ютәлдән, тын юллары ялкынсынуыннан шифалы.

✅ Аның ашказаны чирләрен: гастритны, ашказаны һәм уникеиллеле эчәк җәрәхәте, энтерит, энтероколитны дәвалаганда кулланалар.

✅ Бака яфрагы согы ашказанының секрециясен көчәйтә. Юкка гына аны халык медицинасында ашказаны, эчәклектәге һәм үпкәдәге яман шешләрне дәвалау өчен кулланмаганнар.

✅ Ангина булганда, тамакны бака яфрагы согы яисә төнәтмәсе белән чайкау яхшы нәтиҗә бирә. Тәмен яхшырту өчен, бераз бал да кушарга була.

✅ Өлкән кешеләрнең гадәттә эчләре кибүчән була. Бака яфрагының орлыкларыннан ясалган төнәтмә эчәклектәге хәрәкәтне яхшырта.

✅ Гомеопатиядә бака яфрагы төнәтмәсе зоб һәм мастопантияне дәвалаганда кулланыла.

Бака яфрагын ашказаны согының әчелеге югары булганда кулланырга ярамый!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев