Булдырмый калу җиңелрәк
Җәй тиз уза. Әле кайчан гына сүндерелгән газ мичләрен яңадан эшләтергә дә күп вакыт калмый. Кайбер предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә җитештерүгә бәйлелек белән алар бөтенләй дә сүндерелмәде. Мунча мичләре, халык телендә ”Буржуйка” дип йөртелгән мал азыгы пешерү казаннары турында әйтеп тә торасы юк. Торак секторда алардан башка булмый. Кызганычка каршы, кайберәүләр ягу мичләреннән файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләре турында оныта. Нәтиҗәдә кешеләрнең саксызлыгы ут чыгуга сәбәп була.
Районда соңгы өч елда теркәлгән 54 янгынның 13е нәкъ менә ягу мичләреннән, приборларыннан файдалану кагыйдәләрен үтәмәүгә, төтен юлларындагы төзексезлекләргә бәйле. Янгында кешеләрнең гомерләре өзелү очраклары да булды. 2017 елда - бер йорт һәм мунча, 2018 елда - бер өй, 3 мунча, былтыр бер йорт һәм гараж, 3 мунча күмергә әйләнде, 4 мунчага, 1 гаражга зыян килде. Әлеге очраклар өчен 4530 мең сум күләмендә иминият акчасын янгыннан зыян күрүчеләрнең икесе генә алды. Калганнар күчемсез милекләрен иминиятләштермәгән иде.
Шунысын онытмыйк: янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгәндә күңелсезлекләргә урын калмас. Шуңа күрә ягу мичләреннән файдалана башлаганчы аларның төзеклеген кабат күздән кичерү мөһим. Алар тиз янып китүчән конструкцияләрдән тиешле нормативлар буенча ара калдырылып урнашкан булырга тиеш. Төтен юлларын даими чистартып торырга, утын миченә артык кызу итеп якмаска, кабызып җибәрү өчен бензин, солярка кулланмаска, мич алды агач идән булса, аңа 0,5-0,7 үлчәмле металл беркетеп куярга кирәк. Йокларга өч сәгать кала мунчага ягу туктатылган булырга тиеш. Ә автоном янгыннан кисәтү датчикларын ягу приборлары эшләп торган һәр бүлмәгә урнаштырсаң, тагын да яхшырак. Моның белән үзебезнең, балаларыбызның, өлкәннәрнең тормышын кайгыртабыз.
Айнур Галимуллин,
Саба һәм Теләче районнарында янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы.
Фото: Илмира Галимуллина/архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев