Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

КЫШЫН ЭНЕРГИЯ БИРӘ ТОРГАН 7 ПРОДУКТ

Кышын юкка гына күп кеше салкын тидереп авырмый. Кояш сирәк елмая, өстәлләрдә җәй көнендәге кебек витаминлы яшелчә, җиләк-җимеш тә тулып ятмый. Күп итеп көч туплау һәм хәлсезлектән арыну өчен ешрак саф һавада йөрергә һәм тәмле әйберләр ашарга кирәк! Алар кәефне дә күтәрә, энергия дә өсти. Нәкъ менә нәрсә ашарга икәнен хәзер сөйлибез.

Алма

Алмада клетчатка ташып тора. Ә клетчатка озак вакытка ашыйсы килү теләген баса.

Әстерхан чикләвеге

Чикләвек. Тәмле дә туклыклы да! Өстәвенә ул аксымга бай. Шулай ук анда май кислоталары, омега-3 тә бар. Алар баш мие яхшы эшләсен өчен кирәк.

Кара шоколад

Тәмле булу беррәттән ул әле файдалы да! Шоколад депрессия белән көрәшергә, арганлыкны җиңәргә ярдәм итә. Чөнки аны ашагач, яхшы кәеф гормоны – эндорфиннар бүленеп чыга. Әйе, гашыйк булган чакта да нәкъ шул гормон бүленә!

Шиитаке гөмбәсе

Шиитакеда D ( ул, гадәттә, кояш тәэсирендә генә барлыкка килә) витамины бар. Ә бит ул кыш көне шундый кирәк. Бу гөмбәне ризык әзерләгәндә Азия халкы бик яратып куллана. Ә без ашка салып пешерә алабыз! Бу гөмбәдән өчпочмак та тәмле буладыр. Пешереп карарга кирәк әле!

Розмарин

Әлеге үлән энергия дә бирә, баш мие эшчәнлеген дә яхшырта. Аны ит пешергәндә дә салырга, чәй пешергәндә дә өстәргә мөмкин.

Банан

Банан – калий һәм магний чыганагы. Магний әле йокыны да яхшырта. Йокы туйса, киртәләр үзләреннән-үзләре юкка чыга бит ул!

Сөләйман балыгы (лосось)

Балыкта башны эшләтә торган май кислоталары, омега-3 бар. Сөләйман балыгы D витаминына һәм “бәхет” гормоннары - серотонин һәм дофаминга да бай.

Фото: pixabay.com

Чыганак: yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X