Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Ничек итеп "ватрушка" белән шуарга һәм хастаханәгә эләкмәскә: татарстанлыларга ДРКБ табибларыннан киңәшләр

Тау шуу күңелле генә түгел, ә кышкы уеннарның куркыныч төре дә. Яңа ел бәйрәмнәрендә генә дә Татарстанда 30 бала тюбингларда, "ледянка"ларда һәм кар мотоциклларында шуып төрле җәрәхәтләр алды. Нинди имгәнүләр алып була һәм аларны ничек булдырмый калырга мөмкинлеге турында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына ДРКБ нейрохирургы һәм травматологы сөйләде.

Яңа ел каникулларында имгәнүләр белән 200 мөрәҗәгать булган

Яңа ел бәйрәмнәрендә төрле җәрәхәтләр белән Республика клиник хастаханәсенә 200 гә якын яшь татарстанлы китерелгән, аларның 25е хастаханәгә озатылган, күпләргә операция кирәк булган. Тәүлеккә травматология бүлегендә хирург катнашында уртача өч операция ясала.

"Аларның бер өлеше - умыртка баганасының зарарлануы, ягъни бу компрессион сынулар - тюбингларда да, шулай ук, шактый травматик әйбер булган "ледянка"ларда да шуып алына. Яки, металл таулардан шуганда, балалар бары тик артларына гына утыралар, таудан шактый нык төшеп, бер, ике, өч һәм аннан да күбрәк умыртка өлешләрен сындыралар ", - дип сөйләде ДРКБ травматология бүлеге мөдире, табиб травматолог-ортопед Алексей Глушков.

Бүлек мөдире сүзләренә караганда, кышкы уен барышында алынган җәрәхәтләр саны еллар узу белән Татарстанда кимеми. Кечкенә пациентларның инвалидка әйләнү очраклары да бар.

Әле күптән түгел генә бөтен Татарстанга фаҗигале хәл яңгырады - Алабугада кар шуган вакытта имгәнгән өч яшьлек кыз үлде. Сабый 31 декабрьдә Чаллының БСМПына авыр хәлдә керә. Җитди җәрәхәт алган кызны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озаталар. Табиблар өч көн аның тормышы өчен көрәшсәләр дә, уңышсыз: 3 гыйнвар көнне ул үлә.

Тюбинглар аркасында баш җәрәхәтләре алган 30 бала ДРКБга кергән

Республика балалар клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлегендә яңа ел каникуллары да киеренке булды.

"Җиде-сигез бәйрәм көнендә генә дә - госпитализация түгел - безнең Казандагы неейрохирургия кабул итү бүлмәсенә генә дә утыз тирәсе бала мөрәҗәгать итте. Ягъни 30га якын бала шушы тюбингларда шуудан зыян күргән", - дип билгеләп үтте клиника бүлеге мөдире, Идел буе федераль округының баш штаттан тыш нейрохирургы Владимир Иванов.

Балалар, еш кына башлары белән бер-берсенә, агачларга, стеналарга, баганаларга бәреләләр. Биеклектән зур тизлектә төшкәндә алган җәрәхәтләр, табиб сүзләренчә, еш һәм иң җитди.

Нигә ватрушкалар шулай куркыныч?

Нейриохирург Владимир Иванов сүзләренчә, аяклар белән ватрушканы контрольдә тоту, мәсәлән, "ледянка"лардагы кебек, мөмкин түгел. Бала контрольсез хәрәкәт итү чарасында бик зур көч белән таудан төшә. Шуңа күрә мондый күңел ачу икеләтә куркыныч.

"Бала шул ватрушкага утыра, аяклар югарыда - һәм бетте. Мондый уен бөтенләй мәгънәсез һәм куркыныч. Әйе, ватрушка кызыгырлык: матур да һәм тизлек тә зур. Балаларга ошый. Ләкин моның нәрсә икәнен аңласак, бу бик җитди куркыныч", - дип билгеләде ДРКБ нейрохирургы.

Ләкин тюбинглар гына куркыныч түгел. Алексей Глушков хәзер аның бүлегендә тау чаңгысы курортында йөргәндә аяклары сынган җиде яшьлек кыз ятуын сөйләде. Тимераякта шуу да куркыныч.

"Саклану - ул велосипедта йөргәндә киелә торган мәҗбүри булган шлем, терсәк һәм тез саклагычлары гына түгел, беренче тапкыр бозга чыккан кечкенә балаларга да кирәк. Шулай ук шугалактан бик күп җәрәхәтләр, чөнки ата-аналар баланың тимераякта тотрыксыз торуын оныталар ", - дип билгеләде ДРКБ травматология бүлеге мөдире, травматолог-ортопед Алексей Глушков, шугалакларда балалар еш кына кулларын һәм аякларын сындыра, дип ассызыклады.

Табиблар, гадәттәге чаңгыда шуганнан соң балаларның хастаханәләргә килмәгәнлеген белдерделәр. Аларның сүзләренә караганда, бу шактый ышанычлы һәм спортның минимум травматик төре.

Балаңны тауда ничек сакларга?

Белгечләр сүзләренчә, балага имгәнүләрсез таудан кайтырга ярдәм итәчәк өч кагыйдә бар.

Беренчедән, әти-әниләр белән йөрергә кирәк. Өлкәннәр үз балаларын тиешенчә контрольдә тотарга, башка эшләргә игътибар итмәскә тиешләр. Ул вакытта имгәнү алу мөмкинлеге кими.

Табиблар, үз гамәлләренә хисап бирә алмаган баланы травма алуда гаепләү дөрес түгел, диләр. Барыннан да бигрәк, бу гаеп үз балаларын яки кызын карамаган ата-анада ята.

Икенчедән, шуу өчен җиһазландырылган махсус тауны сайларга кирәк. Урманда яки парктагы сөзәк тау бите бала өчен туры килми. Балаларны махсус тау битләрендә контрольдә тоталар, аларга төркемләп шуарга ирек бирмиләр.

Һәм соңгысы: кышкы күңел ачуларның көтелмәгән нәтиҗәләрен киметү өчен, тауларда балаларга саклану экипировкасында һәм сыналган инвентарьда булырга кирәк.

"Шлемнар булырга тиеш, терсәкләрен, тезләрен һәм гәүдәнең башка өлешләрен каплаган калканчыклар булырга тиеш", - дип билгеләде нейрохирург.

Клиниканың травматологы, алдан әти-әниләренә тау башыннан тюбингта төшәргә киңәш итте. Бу очракта алар балаларына нинди куркыныч янаганын аңлаячак, диде ул.

Бала белән куркынычсызлык чаралары турында сөйләшеп, уеннарның нәтиҗәләре турында сөйләргә кирәк. Табибларның сүзләренә караганда, әти-әниләргә генә түгел, шууны оештыручыларга да, барлык куркынычларны - агачларны һәм тау битендәге баганаларны күздә тотмаучыларга да уйланырга кирәк. Төшкәндә кисәтүче табличкалар һәм таулардан куркынычсыз файдалану кагыйдәләре басылган булырга тиеш. Бу кагыйдәләрне берсүзсез үтәргә кирәк, ул вакытта кышкы каникулларның калган өлешен больницада үткәрергә туры килмәс.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Чыганак: sntat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев