11 гыйнвар 2021 яңалыклары
-
12 гыйнварга һава торышы
12 гыйнварда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Кар явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан һәм сыкы төшәчәк. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -22..-27˚, аязганда -32˚ градуска кадәр суытачак. Көндез -19..-24˚ градус салкын булачак. Юлларда бозлавык.
-
Яңа ел ялларында Татарстандагы 49 объект ковидка каршы чараларны үтәмәгән
Республикада Яңа ел бәйрәмнәрендә Роспотребнадзор хезмәткәрләре барлыгы 1426 җәмәгать объектын тикшергән.
-
Үкенерлек түгел үткәннәр
Югары Шытсу мәдәният йортында "Үкенерлек түгел үткәннәр" дип исемләнгән юбилярлар кичәсе булып узды. Чара бик күңелле һәм мавыктыргыч итеп алып барылды.
-
Балаларны беренче сыйныфка яңа кагыйдәләр буенча кабул ителәчәк
2021 елда балаларны беренче сыйныфка кабул итү яңа кагыйдәләр нигезендә, "Төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча белем алуга кабул итү тәртибен раслау турында" N458 Мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә узачак.
-
«Төрле төстәге кино дөньясы»
9 гыйнвар көнне Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Төрле төстәге кино дөньясы» дип исемләнгән танып-белү программасы үткәрделәр. Чара мультфильмнар дөньясына багышланган иде. Балаларны мультипликацион фильмнар барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Чара барышында балалар мультвикторина сорауларына җавап бирделәр, шулай ук мультфильм геройлары турында табышмаклар чиштеләр. Программа ахырында балалар «Куркынычсызлык әлифбасы» буенча видеороликлар карадылар.
-
Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә өлкәннәр арасында коронавирус йоктыручылар арткан
Ел башыннан республикада коронавирусның 899 очрагы теркәлгән.
-
Россия Яшьләр Олимпия уеннарын уздыру хокукы өчен көрәшәчәк
Хәзер РФ Спорт министрлыгы Стратегия-2030 нигезендә илгә максималь күләмдә эре проектларны җәлеп итүгә эшли.
-
Татарстан юлларын чистарту өчен 636 кар җыю машинасы чыкты
Юлларда бозлавык, урыны белән кар өемнәре саклана.
-
Яңа елның тәүге сабые
Яңа елның тәүге ае Мишәбаш авылында яшәүче Энҗе һәм Нәзир Хәмитовлар гаиләсенә олы шатлык алып килде: матур гаиләнең бәхетен тагын да тулыландырып, гаиләдә икенче кыз бала дөньяга аваз салды. 4 гыйнварда туган нәни кызчык районыбызда яңа елның тәүге сабые буларак теркәлде.
-
Ел башыннан Татарстанда хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынулары өлеше 41%ка арткан
Гыйнварда Татарстанда коронавирус авыруы үсеше 0,7% тәшкил итте.
-
Ничек итеп "ватрушка" белән шуарга һәм хастаханәгә эләкмәскә: татарстанлыларга ДРКБ табибларыннан киңәшләр
Тау шуу күңелле генә түгел, ә кышкы уеннарның куркыныч төре дә. Яңа ел бәйрәмнәрендә генә дә Татарстанда 30 бала тюбингларда, "ледянка"ларда һәм кар мотоциклларында шуып төрле җәрәхәтләр алды. Нинди имгәнүләр алып була һәм аларны ничек булдырмый калырга мөмкинлеге турында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына ДРКБ нейрохирургы һәм травматологы сөйләде.
-
«Тургай» приютында ремонт төгәлләнде
2020 елның апрелендә «Тургай» приюты ремонтка ябылган иде. Ниһаять, озакка сузылган ремонт төгәлләнде. Ике катлы, заман таләпләренә туры килгән бик матур бина төзеделәр.
-
Шекше авыл җирлегендә яңа аренда йортларыннан ачкычлар тапшыру
31 декабрь көнне Шекше авыл җирлегендә яшь белгечләргә «Гафель»ҖЧҖ көче белән төзелгән аренда йортларыннан ачкычлар тапшырылды.
-
Роструд февраль аенда озын ял көннәре турында искә төшерде
Бәйрәмнәр алдыннан россиялеләрне 15-20 февраль көннәрендә алты көнлек эш атнасы көтә.