Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә өлкәннәр арасында коронавирус йоктыручылар арткан

Ел башыннан республикада коронавирусның 899 очрагы теркәлгән.

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә өлкән яшьтәге кешеләр арасында коронавирус белән авыру очраклары арткан. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Гыйнварның тугыз көне эчендә хастаханәдән тыш пневмония белән авыручылар саны 41 процентка артты. 65 яшьтән өлкәнрәкләрне ничек кенә сакласак та, кызганыч, алар арасында да авырулар саны 56 процентка үсте», — диде ул.

Любовь Авдонина сүзләренчә, гыйнвар башыннан Татарстанда коронавирусның 899 очрагы теркәлгән, үсеш темпы 0,7 процент тәшкил итә. Бу уртача атналык күрсәткеч дигән сүз.

Соңгы тәүлектә республикада коронавирусның 90 яңа очрагы теркәлгән.

Автор: Гадел Әхмәтҗанов

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев