Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ел башыннан Татарстанда хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынулары өлеше 41%ка арткан

Гыйнварда Татарстанда коронавирус авыруы үсеше 0,7% тәшкил итте.

1 гыйнвардан 9 гыйнварга кадәр Татарстанда таҗлы инфекция белән авыруның 808 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә. 

Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

"Гыйнварда үсеш темпы 0,7% тәшкил итте. Яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларның гомуми саны үсә бару тәртибендә 14 092 кеше тәшкил итә ", - диелә хәбәрдә.

1 гыйнвардан 9 гыйнварга кадәр хастаханәдән тыш пневмонияләр өлеше 41% ка, бәйрәм көннәрендә бер гаилә эчендә көтелгән йоктырулар өлеше 72% ка арткан, дип билгеләде Патяшина.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе хәбәр иткәнчә, Яңа ел каникулларында 319 балалар лагере эшләгән, шул исәптән 30 шәһәр яны һәм 289 мәктәп яны лагерьлары. Барлыгы бу лагерьларда 5 мең бала ял иткән. 18 шәһәр яны лагере (60%) тикшерелде. Яңа коронавируслы инфекцияне профилактикалау чараларын үтәү буенча таләпләрне бозу бер лагерьда ачыкланды.

Татарстанда коронавируска каршы профилактик чараларны үтәү буенча "кайнар линия" ачылды, 2020 елның 21 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр 7 шалтырату кабул ителде. Тикшерүләрдән соң 2 факт расланды - җәмәгать туклану объектларында битлексез персонал эше һәм спорт инвентарьлары прокаты, тагын 2 факт буенча (төнлә кафе эше) мәгълүматлар ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына тапшырылды, тагын 3 факт расланмады.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев