Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

СЕР ИТЕП КЕНӘ: КЫЗЛАР 8 Мартка НИНДИ БҮЛӘК КӨТӘ?

Әлеге язма егетләр өчен! 8 март турында булса да! Чөнки без биредә кызларның 8 мартка нинди бүләк көтүләре турында сөйләшәчәкбез! Бу сорауга җавапны кызларның үзләреннән да яхшырак белүче булмас. Шуңа күрә без тоттык та, алардан турыдан бәреп сорарга булдык.

Сораштыруда төрле яшьтәге һәм төрле кызыксынулы 23 кыз катнашты. Та-да-даааам! Беренче урында – чәчәкләр. Бигрәк тә лалә чәчәкләре ??? (тюльпан)! Без сораштырган кызларның һәр икенчесе 8 мартка егетләрдән нәкъ менә әлеге чәчкәләрне көтүләрен әйтте. Аны алгач, без тәкъдим иткән исемлектән берәр (яки икешәр, өчәр…) шәп бүләкне сайлап аласыз да, вәссалам! Әниегез/әбиегез/сеңлегез/апагыз/сыйныфташыгыз/йөргән кызыгыз/хатыныгыз/кызыгыз/хезмәттәшегезне сөендерәбезме?                                                             

Нәтиҗәләр:

Телефон – 1

Гөл – 1

Йомшак уенчык – 2

Духи – 3

Берәр иҗади мастер класска сертификат – 2

Театр, кино, музейга билет – 6

Сумка – 2

Телефонга чехол – 1

Песи баласы – 1

Косметика, яки аны алырга сертификат – 3

Фитнеска абонемент – 3

Кулны сорау – 2

Чәй сервизы – 1

Китап – 4

Канцелярия товарлары – 1

Кулдан эшләнгән әйберләр – 3

Кофе – 2

Шарф – 4

Парашюттан сикерергә сертификат – 1

Чит илгә юллама – 2

Ежедневник, блокнот – 4

Тәмле әйбер – 2

Акча – 1

Ял көннәренең күбрәк булуы – 2

Эштән премия – 2

“Минем өчен кредитны түләп бетерсеннәр иде” – 1

“Ял көннәре күбрәк булсын!” – 2

Кызлар-йолдызлар шыпырт кына менә нәрсә диделәр…

Айназ Сөләйманова, укучы:

 – Мин өчен иң яхшы бүләк-ул игътибар, әмма хуш исле чәчәкләрдән, театр/кино билетларыннан, кызыклы китаптан һәм матур-матур канцелярия товарларыннан баш тартмас идем.  Кеше үз куллары белән ясаган әйбер бүләк итсә, тагын да әйбәтрәк! Чөнки оригиналь бүләк иң шәп бүләк.
Ихластан бирелмәгәне – иң начары.
Минемчә, идеаль сигезенче март болайрак узарга тиеш: иртән торып, әни белән әбигә бүләкләрне тапшырасың, аннан дус кызларыңны котлыйсың, бергә кафега да барып кайтырга мөмкин. Төшке ашка инде әнинең бәлеше пешеп чыга, гаилә белән көлешә-көлешә шул бәлешне ашыйсың, әти белән абыйдан бүләкләр аласың, ә аннан иң матур күлмәкләреңне киеп сөеклең белән театрга китәсең. Шулай итеп илһамланып кайтасың да, сиңа бүләк ителгән чәчәк бәйләмен вазага куеп, татлы йокыга чумасың…

Зөһрә Габдрахманова, ТНВ каналы алып баручысы, режиссеры:

 – Бүләкнең зурлыгы, бәясе мөһим түгел- иң мөһиме сюрприз булсын. Матур итеп төрелеп биргән энәгә дә сөенәм. Бервакыт миңа йөргән егетем ташбака бүләк итте – минем сөенүемә чикләр булмады! 7 ел нде ташбака безнең белән.

Кирәкмәгән бүләк бирсәләр дә кәефем төшми инде, ләкин стандант бүләкләр алуы ялыктырды. Шампунь, душ өчен гель, дезодарант кебек әйберләр кирәкмәс. Минемчә, 8 нче март көтелмәгән сюрпризларга бай булырга тиеш!

 Фәнзилә Мостафина, журналист:

 – Мин нинди бүләк булса да шатланам. Иң мөһиме – игътибар. Үзем ярата торган әйберләр – кофе, шарф, китап, блокнот ише нәрсәләр бирсәләр, икеләтә сөенәм. һәр кешенең ниндидер кызыксынуы, яраткан әйбере була, бүләкне шуңа карап сайларга кирәк. Әйтик, бөтенләй бии белми һәм биергә яратмый торган кешегә пуанты бүләк итү бик үк матур күренеш булмас иде. Ул аның өендә тузан җыеп ятачак, бүләк булгач, ташларга да кызганачак. Отышлы бүләк, дип эмоцияләр бүләк итүне саныйм. Кино, театр яки музейга билет, парашюттан сикерергә сертификат, чит илгә юллама – һәркемнең кызыксынуына карап, яхшы эмоцияләр тудыра торган чарага билет бүләк итәргә була! Һәм, әлбәттә, чәчәк! Чәчәк – ул шәп кәеф күтәргеч бит!

Руфинә Гарипова, студент:

 – Мин һәр бәйрәм саен егетемнән бүләккә аның тәкъдим ясавын көтәм. Тик өметләрем генә һаман акланмый (көлә).

 

Фото: шәхси битләреннән алынды, www.pixabay.com | versal1992

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X