Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

ӘСТЕРХАН ЧИКЛӘВЕГЕ ЗЫЯНЛЫ?

Әстерхан чикләвеген (грецкий орех) һәркем белә. Аның үзен генә дә, башка ризыкларга кушып та ашыйлар. Әлеге тәмле чикләвек турында Гиппократ яшәгән елларда ук белгәннәр. Аның өчен өзелеп торучылар бүген дә җитәрлек. Әстерхан чикләвегенең зыяны нидә? Ә файдасы бармы?

Файдалы яклары

Әстерхан чикләвеген юкка гына безнең баш миенә охшатмыйлар: бу чикләвек баш мие өчен аеруча файдалы: составында лецитин булганга күрә бу чикләвек хәтерне яхшырта, арганлыкны бетерә. Боларга өстәп, аның тагын берничә файдалы ягы бар:

Кандагы шикәр күләмен киметә. Моның өчен чикләвекнең үзен түгел, ә алар арасындагы каты әйбергә кайнар су агызып, шул суны эчәргә кирәк. Эндокринологлар беренче дәрәҗә диабет белән авыручыларга шушы эчемлекне эчәргә киңәш итә.

Организмны ныгыта. Чикләвекне көзен һәм язын ашау аеруча файдалы, нәкъ менә бу вакытта организм төрле вируслар каршы тора алмый башлый.

Эчәклекләр эшчәнлеген яхшырта. Чикләвектәге аксым дисбактериоздан саклый, һәм гомумән, ашказаны эшчәнлеген яхшырта.

Анемиядән дәвалый. Гемоглобин тимер һәм цинк хисабына арта. Ә, димәк, кәеф тә яхшыра, тормыш та матурлана.

Зыяны нидә?

Әгәр кеше артыгын ашап ташламаса, әстерхан чикләвегенең зыяны юк дәрәҗәсендә. Тик атеросклероз, гипертония, эчәклек авырулары, эч катудан интеккән кешеләргә бу чикләвекне ашар алдыннан табиб белән киңәшләшү кирәк.

Түбәндәге авырулары булганнарга әстерхан чикләвеген ашарга ярамый:

?Әлеге чикләвекне организм кабул итмәгәндә;

?Кан начар куерса;

?Аллергия булса;

?Тән тиресе авырулары булса;

?2-4 дәрҗәдә тазару (ожирение) күзәтелсә.

Күп очракта чикләүләр чикләвекнең үзенә түгел, ә аның майларына карый. Шуңа күрә табиб белән сөйләшеп эш итү мөһим.

Фото: pixabay.com

yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X