Кабачки мул уңыш бирсен өчен суган кабыгы кулланырга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Суган кабыгы белән ясалган ашлама туфракны яхшырта, корткычлар белән көрәшә.
1 килограмм суган кабыгы өстенә 3 литр кайнар су салыгыз. Шушы катнашманы бер тәүлек төнәтегез. Аннары сөзегез һәм биш литр су кушыгыз.
Шушы ашламаны кабачкига сибегез.
Чыганак : https://intertat.tatar
Фото : https://pixabay.com/ru


Нет комментариев