Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

ЙОКЫ НЫК БУЛСЫН ӨЧЕН 7 ГАДИ КИҢӘШ

Йокы начар булса, кулдан эш килми, кәеф булмый, сәламәтлектән тә начарайганнан начарая... Шуларны истә тотып, бүген без сезнең өчен 7 киңәш тәкъдим итәбез. Тизрәк йоклап китү һәм йокы нык булсын өчен аларны мыекларыгызга чорнап куегыз. Юк! Бүген сарык санамыйбыз!

1. Рационыгызда мөмкин кадәр күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә булсын. Алар поливитаминнарга бай. Шуңа бәйле рәвештә кандагы шикәр күләме артмый. Ә менә йокы яхшыра

2. Ничәдә уянуыгызны билгеләгез. Уяныр алдыннан 12 сәгать кала ашарга ярамый. Ашаган очракта организм моны башка туклану вакыты белән бутый. Һәм яңа режимга ияләшә башлый. Йокларга ятар алдыннан эчәсегез килсә, иң яхшысы үлән чәе булыр.

3. Йога, медитация белән шөгыльләнегез. Дога кылу, намаз уку да тынычланырга, стресстан арынырга һәм тынычлап йокларга ярдәм итә.

4. Тәүлегенә 7-8 сәгать йокларга кирәклеге турында әйтеп тә торасы юктыр.

5. Караңгы бүлмәдә йоклагыз. Утны сүндерегез, пәрдәләрне ябыгыз. Болай эшләгәндә йокы дулкынына көйләнү җайлырак булыр. Ә инде тиз уяну өчен моның нәкъ киресен эшләргә кирәк: пәрдәләрне ачарга, утны кабызырга. Биологик сәгатләребезгә ярдәм итик.

6. Ароматерапия кулланыгыз, төрле тәмле, файдалы майлар иснәгез. Табиб киңәше буенча стрессны киметә, йокыны яхшырта торган чаралар кулланырга мөмкин. Сүз йокы даруы турында бармый.

7. Һәм тагын бер яхшы киңәш: йоклар алдыннан көн дәвамында булган яхшы, рәхәт мизгелләрне барлагыз. Уңышларыгызны санагыз. Ничек тиз йоклап киткәнегезне сизми дә калырсыз.

Тәмле төшләр!

Фото: pixabay.com

Чыганак: yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев