Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

АЛАР КЫШЫН ТУҢАМЫ?

Мәчеләр кышка май җыя, бу аларга салкында туңмаска ярдәм итә. Шулай ук аларның йоннары да калыная, озыная. Һава температурасы –10-15 оС булганда да, алар урамда рәхәтләнеп йөри, туңмый.

Ә менә температура –20 оСта песинең аягы һәм колак очы өши. Мәче урамнан нык туңып керсә, иң яхшысы — аны катмарлы сөлгегә төреп яткыру. Юеш йонның салкыннан сакламавын белгәнгә, кышын мыраубикәләр сирәк юына. 
Этләрнең калын йонлылары, мәсәлән, кавказ овчаркалары –40 оСка кадәр туңмый. Шуңа да ишегалдын саклау өчен нәкъ шушы токымны алырга тырышалар. Хаски, “московская сторожевая” кебек токымлы этләр, урамда бик салкын булса да, карга ятып йоклый, оясына кермәскә дә мөмкин. Ә җылы урынга кертсәң, алар үзләрен начар хис итә. Гомумән, тышта яши торган этне кышын җылыга кертү киңәш ителми, алайса, ул йонын коя башларга мөмкин. Күпләр, этләрнең аягы туңа, дип борчыла. Чынлыкта, алар туңмый, чөнки кан йөреше безнекенә караганда үзгә. –35 оСка кадәр этләрнең аягы өшеми. Сәламәт маэмай кышкы салкында туңмый, ә авыру һәм эт балалары тиз өши. Ишегалдында яшәүче этләр туңмасын дисәгез, аңа җил тими торган җирдә урын әзерләгез. Ояның тишекләре булмаска тиеш, аны пенопласт белән тышларга мөмкин. Эт астына иске җылы киемнәр яки салам салырга була.

 

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев