Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Казанда 100 миллион сумга фатир саталар

Подлужная урамындагы 336,9 квадрат метр мәйданлы пентхаус тулаем 14 нче катны били.

Казанда 7 бүлмәле фатирны 100 миллион сумга сатуга куйганнар. Бу хактагы мәгълүмат бушлай игъланнар сайтына урнаштырылган.

Подлужная урамындагы 336,9 квадрат метр мәйданлы пентхаус премиум-класслы апартаментлар комплексының тулаем 14 нче катын били.

Фатир "акыллы" вентеляция системасы, ут кайтаргыч һәм электр энергиясен саклый торган пыяла пакетлар белән җиһазланган. Бина тавыш кертми торган итеп эшләнгән.

Игъланда фатирны илчелек, консуллык, дипломатик вәкиллек, эре компания офисы буларак кулланырга мөмкин булуы да әйтелә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев