НИ ӨЧЕН АШАГАЧ ЙОКЫ КИЛӘ?
“Ашау өчен яшәмибез, яшәү өчен ашыйбыз” дияргә яратсалар да, ашау кешегә ләззәт китерә, тынычландыра торган нәрсә булуын дәвам итә.
Ни өчен макарон паста дип атала?
Дөнядагы иң оста макарончылар булып итальяннар санала. «Atlante delle paste alimentari italiane» дип аталган энциклопедиядә 100 дән артык макарон сорты турында язылган.
«Pasta» сүзе латинчадан “камыр” дип тәрҗемә ителә. Итальяннарның күп кенә ризыклары (пиццадан кала) нәкъ менә шул исем белән атала да. Без макаронны гарнир буларак кына кабул итеп, аның янына тагын берәр нәрсә көтеп утырсак, итальяннар өчен ул үзе генә дә бик тәмле һәм бик шәп ризык булып исәпләнә. Моның сере гади: алар анда соус сала! Соус аерым әзерләнә, аннан аны макарон өстенә агызалар. Итальяннарның сүзләренә ышансаң, бик тәмле килеп чыга ди!
Ни өчен ризыкны безгә кемдер әзерләгәндә ул тәмлерәк була?
Ашаган вакытта риызкның тәме безнең ничек ис сизүебезгә бәйле. Кечкенә генә мисал: борыныңны бармакларын белән кыс та, авызыңа берәр ризык кап, аны чәйнә, тәм тоясыңмы? Юк шул.
Әгәр без ризыкны үзебезгә үзебез әзерләсәк, ризыкның исенә ияләшәбез. Ягъни ашаганда ул безгә канәгатьләнү хисен бик аз китерәчәк. Борын күнеккән бит инде!
Ә менә берәү ризык әзерләгәндә сез башка бүлмәдә булсагыз, ягъни ризыкның исен тоймасагыз, ризык сезгә бөтенләй икенче яктан ачылачак. Бу вакытта ризыкның тәме дә, исе дә яңа, шуңа күрә ул бик тәмле кебек тоела. Ярый, ашап алдык. Ә хәзер сорау: ни өчен ашаганнан соң йоклыйсы килә башлый?
Ни өчен ашагач йоклыйсы килә?
Сез дә сизгәнсездер: ашагач, гел ятып кына торасы килә. Ни өчен болай була соң?
Беренче аңлатма: ашап алганнан соң кан баш миеннән ашказаны һәм эчәклекләргә таба китә. Шул сәбәпле, баш мие кислородны кирәкле күләмдә алмый һәм йокылы халәткә китерә. Табиблар бу вакытта ятып алырга киңәш итә. Күпмедер вакыт узгач, организм яңадан элеккечә эшли башлый, йокы кача, ди алар. Тик менә укуда яки эштә андый мөмкинлек юк шул...
Шул ук вакытта башка төрле фикер дә бар: яхшылап ашап алганнан соң безнең баш миендәге уяулык өчен җавап бирә торган күзәнәкләр “йокыга тала”. Чөнки организмда глюкоза күләме артып китә. Шуның аркасында баш мие сигналлар бирүдән туктый. Сүз уңаеннан, әлеге күзәнәкләрнең эшчәнлеге тукталу артык аврылык җыюга яки баскан җирдән йоклап китүгә дә китерә ала.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев