6 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Кадастр палатасы күршеләр арасында җир турында бәхәсне хәл итү өчен киңәш бирде
Участок чикләрен билгеләү өчен, милекче кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә тиеш.
-
САЙЛАУ УЧАСТОКЛАРЫНДА КӨТӘЛӘР
Бу атна якшәмбесендә, 8 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлыйбыз.
-
Татарстанның дәүләт архивында немец милләте вәкилләрен шәҗәрә төзергә өйрәттеләр
Архив хезмәтчәннәре Казандагы немец оешмасы вәкилләренә лекция укыдылар, шәҗәрә төзү буенча мастер-класс күрсәттеләр.
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юлларда томан куркынычы турында искә төшерә
Төнге өчкә һәм иртәнге сәгать сигезгә кадәр Татарстанда урыны белән күз күреме начарлану көтелә.
-
"ЯНДЕКС.ЛИЦЕЙ"да УКЫЙСЫҢ КИЛСӘ, НИШЛӘРГӘ?
Бүген мәктәптән үк көндәшлелеккә сәләтле булыйм, дисәң, компьютерны, программалаштыру нигезләрен белергә кирәк. Сайтлар булдыру, төрле программаларда эшли белү киләчәктә теләсә нинди сферада хезмәт куячак кеше өчен кирәк бит. Җитмәсә, Татарстанда моңа укыталар да.
-
Путин дөньядагы иң матур урынны атады
Россия Президенты Камчаткадан да матуррак бернәрсә дә күргәнем булмады, дип белдерде.
-
Мөселман яшьләре социаль челтәрләрдә «Ислам матурлыгы» флешмобын башлап җибәрде
Instagram социаль челтәрендә «Ислам матурлыгы» дип исемләнгән флешмоб башланды. Әлеге башлангыч белән Татарстанның яшь мөселманнары чыкты. Шул рәвешле алар социаль челтәр кулланучыларының Ислам кыйммәтләренә игътибарын җәлеп итәргә ниятли. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Саннарда сыналган Сәрия
Бернинди формуласыз язылган мавыктыргыч математика китабын укыганыгыз булдымы? Фәннәрне популярлаштыручылар, цифрларда романтика юк дип, әнә шулай алардан качарга тырышалар. Әмма шулай да саннар телен иң эчтәлекле, иң зур күләмле, кызыклы һәм мавыктыргыч дип санаучы кешеләр дә бар.
-
"Үзеңне супермен итеп хис итәсең" - ире Рафинә Ганиуллинага онытылмаслык бүләк ясаган
4 сентябрьдә татар эстрадасы җырчысы Рафинә Ганиуллинаның гомер бәйрәме иде. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, җырчының ире - баянчы Рәзил Камалов сөйгән тормыш иптәшенә онытылмаслык бүләк ясаган.
-
Җылы ял көннәре көтелә
Алдагы ял көннәрендә явым-төшемсез җылы һава торышы көтелә. Шимбә көнне, 7-нче сентябрьдә, синоптиклар республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан талгын җил булачак дип җиткерәләр. Бүген төнлә һава температурасы +8-10 градус булачак, шимбә көнне көндез - +21-23 градус.
-
Бишбалта бистәсендә биш балта остасына багышланган скульптура ачылды
Даниал Бикмөхәммәтов авторлыгындагы скульптура Клара Цеткин һәм Урицкий урамнары киселешендә урнашкан.
-
НИ ӨЧЕН АШАГАЧ ЙОКЫ КИЛӘ?
“Ашау өчен яшәмибез, яшәү өчен ашыйбыз” дияргә яратсалар да, ашау кешегә ләззәт китерә, тынычландыра торган нәрсә булуын дәвам итә.
-
Чаллыда росгвардиячеләр күпердән елгага егылып төшкән хатын-кызны коткарган
Караңгыда хатын-кызны табу өчен, росгвардиячеләргә якындагы прокат пунктыннан катамаран арендаларга туры килгән.
-
“Җитәкләп кенә йөрттеләр”
Кичә районыбызда “Демография” илкүләм проектының озак вакытка исәпләнгән “Өлкән буын” федераль проект системасын тормышка ашыру кысаларында авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшьтән өлкәннәрне район үзәк хастаханәсенә диспансерлаштыруга алып килү башланып китте.
-
Казанда автобус шоферы ут капкан транспорт чарасындагы пассажирларны коткарган
Карл Маркс урамында автобусның двигателе яна башлаган.