Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бишбалта бистәсендә биш балта остасына багышланган скульптура ачылды

Даниал Бикмөхәммәтов авторлыгындагы скульптура Клара Цеткин һәм Урицкий урамнары киселешендә урнашкан.

Бүген Бишбалта бистәсенең 300 еллыгын бәйрәм итү кысаларында "Бишбалта" һәйкәлен ачу тантанасы булды. Ачылышта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе дә катнашты.

  • Скульптура имәнлектә урнашкан биш балта остасыннан гыйбарәт. Алар җилкәнле корабның агач детальләрен әзерли, һәркайсының башында түбәтәй бар.

“Башбалта бистәсендә һәйкәл куелу идеясен берсүзсез хупладык. Бу – җирле үзидарә һәм бизнесның үзара финанслаштыруның яхшы үрнәге. Һәйкәл барыбызга да ошады. Әлеге урын ике ел элек ташландык хәлдә иде, монда чүп калдыклары, куаклар һәм алабута үсә иде”, - диде Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов.

Әлеге һәйкәлнең идея авторы һәм иганәчесе Татарстанның атказанган машина төзүчесе Даниал Бикмөхәммәтов. Элегрәк ул XlX гасыр ахырында Клара Цеткин урамы буенча йөрткән “Петрушка” исемле атлы трамвайны Бишбалта бистәсендә куйган булган. “Һәйкәлнең эшен бетереп куйгач, мин бик шатландым”, - диде ул.

Биш балта остасына багышланган яңа һәйкәл кую инициативасы белән Бикмөхәммәтов Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Мироновка мөрәҗәгать иткән. Идея район администрациясе һәм Казан шәһәре җитәкчелеге тарафыннан хупланган, 2018 елның октябреннән скульпторлар композицияне ясый башлаган.

Һәйкәл янындагы мәйданчыкны төзекләндерү архитектор Шамил Гобәйдуллин белән бергә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе тарафыннан башкарылган. “Бишбалта бистәсенә күптәннән үзенчәлекле һәйкәл ясарга хыялландым. Башка вариантлар да бар иде: иске кораб макеты һ.б. Бишбалта бистәсе Санкт-Петербургтагы Васильево утравына охшаш”, - ди ул.

Шамил Гобәйдуллин сүзләренчә, һәйкәлне кою өчен өч-дүрт тонна бакыр кирәк булган. Ул һәйкәлне Екатеринбургтан кайтарганнарын әйтте. “Балта осталары биредә кораблар ясаган, Санкт-Петербургтан кала, бу – икенче “адмиралтейство” урыны булган. Ә аңа кадәр Казан татарлары монда үзләре хәрби һәм сәүдә флотлары төзегән”, - диде ул.

Бишбалта бистәсе яшәүчесе Владимир Горбунов Бишбалта бистәсендә 300 ел элек Россия императоры Петр I боерыгы нигезендә хәрби суднолар ясау һәм аларны җиһазлау урыны оештырылуын сөйләде. “Белгечләр төркеме кораблар җитештерә башлый. Ул кораблар Идел буе, Каспий диңгезе территорияләрен  

Фото: Михаил Захаров

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев