Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саннарда сыналган Сәрия

Бернинди формуласыз язылган мавыктыргыч математика китабын укыганыгыз булдымы? Фәннәрне популярлаштыручылар, цифрларда романтика юк дип, әнә шулай алардан качарга тырышалар. Әмма шулай да саннар телен иң эчтәлекле, иң зур күләмле, кызыклы һәм мавыктыргыч дип санаучы кешеләр дә бар.

Гомеренең 24 елын  финанс хезмәткәре бу­рыч­ларын башкаруга ба­­гыш­лаган Сәрия Минне­гали кызы Дәүлиева да – шун­дыйларның берсе. Аның өчен цифрлар – тулы бер дөнья. Иртән яраткан эш  урынына килеп,  компьютерын ачып  куя да, саннарга   күмелә.  Финанс-бюджет палатасында баш бухгалтер вазыйфасын башкара ул. Коллективта эшли башлаганына киләсе  елда чирек гасыр  була.

Сәрия тумышы белән  Теләче районының Максабаш авылыннан. Туган ягында мәктәп тәмам­ла­ганнан соң, хезмәт юлын кү­мәк хуҗалык ачкан  цехта тегүче-мотористка булып башлый. “Безне, сигез  кызны, колхоз җитәкчесе  авылда эшкә калдырды. Ике елдан  соң “Максабаш”  предприятиесенә бухгалтер булып    күчтем һәм Казан авыл хуҗалыгы  академиясенә читтән торып  укырга  кердем.  1994 елда  Саба  егетенә  кияүгә чыкканнан соң, финанс бүлегендә эшкә урнаштым. Менә шул минем био­графиям”,– ди финанс бел­гече тыйнак  кына...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев