Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Җитәкләп кенә йөрттеләр”

Кичә районыбызда “Демография” илкүләм проектының озак вакытка исәпләнгән “Өлкән буын” федераль проект системасын тормышка ашыру кысаларында авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшьтән өлкәннәрне район үзәк хастаханәсенә диспансерлаштыруга алып килү башланып китте.

Моның өчен халыкка социаль хезмәт күрсәтүче “Балкыш” үзәгенә федераль программа буенча биш пассажир урынлы (шуның берсе коляскага исәпләнгән) яңа машина кайтты. Планлы йөртү төркемендә  Шекше  авыл җирлегеннән медицина тикшерүенә беренче рейста 4 өлкән  кеше китерелде. Аларны баш табиб Марат Йосыпов һәм хастаханәдә озатып йөрүче шәфкать туташлары  каршы алды. Араларында иң  өлкәне Гайшә Яруллинага 92 яшь тулган.  “Без аны уртага  утырттык. Шушы  яшькә җиткәч, безнең дә сызламаган җир юк инде, балам. Кан басымы да, шикәр дә бар. Безне кайгыртып, гомеребезне озайтырга тырышканнарына куанмыйча  мөмкин түгел”,– дип  сүз башлады  1933 елгы Рәйсә Хисмәтова. Аларга иртәгә  83 яше  тулачак авылдашлары Газизә апа Һидиятова да кушылды, шундый программа булдырганнары өчен республика, район җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев